Равил Фәйзуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Равил Фәйзуллин''' — күренекле татар шагыйре
 
Ул [[1943 ел|1943 елның]] [[4 август|4 августында]] [[Балык Бистәсе районы|Балык Бистәсе районының]] [[Балтач (Юлсубино)]] авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, [[1965 ел]]да [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, [[Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты]] каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда [[Татарстан язучылар берлеге|Татарстан язучылар берлегенең]] җаваплы секретаре була. [[1989 ел]]дан -“[[Казан утлары]]” журналының баш мөхәррире.
 
Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дәнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары [[рус теле|рус телендә]] басылып чыкты.