Мөдәррис Әгъләмов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31:
Мөдәррис Әгъләмов сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар язу юнәлешендә дә эзләнүләр алып бара («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)
 
Мөдәррис Әгъләмов [[1973 ел]]дан [[СССР Язучыларязучылар берләгеберлеге]] әгъзасы.
 
М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф. Кәрим һәм [[Татарстан язучылар берлеге]]нең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.