Рөстәм Мингалим: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Рөстәм Гали улы Мингалим''' — [[татарлар|татар]] шагыйре, драматург, [[Татарстан]]ның халык шагыйре<ref>http://www.azatliq.org/content/article/2039516.html</ref>, [[Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе]] лауреаты ([[2005 ел|2005]]).
 
Ул [[1937 ел]]ның [[15 август]]ында Самара өлкәсенең Камышлы (хәзерге Келәүле) районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, [[Татарстан]]ның [[Бөгелмә]] шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул [[Казакъстан]]ның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1958 елларда [[Ташкент]] заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан [[Бөгелмә]] шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. 1962-1967 елларда [[Казан дәүләт университеты]]ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара. 1975-1977 һәм 1989-1997 елларда [[Татарстан Язучылар берлеге]] аппаратында әдәби консультант булып эшли. [[1977 ел|1977]]-[[1980 ел|1980]] елларда Рөстәм Мингалим [[Мәскәү]]дә [[СССР Язучылар берлеге]] каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.
Юл номеры - 40:
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Тукай премиясе лауреатлары]]
{{DEFAULTSORT:Мингалим, Рөстәм}}