«Регул» битенең юрамалары арасында аерма

75 байт добавлено ,  9 ел элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.7.1) (робот кушты: hi:मघा तारा)
к
[[Рәсем:Regulus1.jpg|thumb|Регул]]
'''Ре́гул''' ({{lang-la|Rēgulus}} — «кечкенә патша», «патша улы»; Әсәт ''α'', Әсәт альфасы, ''α'' Leo) — [[Әсәт йолдызлыгы]]ның иң якты һәм [[күк йөзе]]нең [[иң якты йолдызлар исемлеге|иң якты йолдызларының]] берсе булган [[йолдыз]]. Бу +1,35 [[йолдызча зурлык]]тагы [[кабатлыкатлаулы йолдыз]] [[Җир]]дән 77,5 [[яктылык елы]] ераклыкта урнаша.
 
Регул 1 нче [[йолдызча зурлык|зурлыктагы]] йолдызлар исемлегендә ахыргы урында тора, чөнки аннан яктырыш буенча чираттагы йолдыз [[Газараэ]] 1,50<sup>m</sup> йолдызча зурлыктагы, димәк ул инде 2 нче зурлыктагы йолдыз булып тора. Иң якты йолдызлардан Регул [[эклиптика]]га иң якын йолдыз булып тора, [[Кояш]] аңа иң якын ел саен [[23 август]]та була. Шуңа күрә аны вакыт-вакыт [[Ай (иярчен)|Ай]] каплана.
 
== Йолдыз системасы ==
Регул [[кабатлыкатлаулы йолдыз|дүртле йолдыз системасы]] ике [[куш йолдыз]]дан гыйбарәт. Спектр куш Регул A аклы-күкле [[баш эзлеклелек]] йолдызыннан һәм аның күренмәс иптәш [[ак кәрлә йолдыз]]дан гыйбарәт. Алар гомуми масса үзәге тирәсендә якынча 40 көн эчендә әйләнеп чыгалар. Регул B һәм Регул C бер-береннән 100 а.б. ераклыкта торалар һәм гомуми масса үзәге тирәсендә 2000 ел эчендә әйләнеп чыгалар. Бу ике йолдыз Регул A дан 4200 а.б. ераклыкта торалар һәм төп йолдыз тирәсендә 130&nbsp;000 ел эчендә әйләнеп чыгалар.
 
== Тарих ==
Аның гарәп исеме '''Кальбеләсәд''' ({{lang-ar|قلب لأسد}} ''қәлб әл-’әсәд'' — «арыслан йөрәге»<ref>Кальб — йөрәк, күңел; әсәд — арслан. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.</ref>, моннан {{lang-la|Cor Leōnis}}) һәм '''Нәҗемелмәлик''' ({{lang-ar|نجم المليك}} ''нәҗм әл-мәлик'' — «патша йолдызы»<ref>Нәҗем — йолдыз; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге.</ref>).
 
== Моны да кара ==
{{Искәрмәләр}}
 
[[Төркем:Йолдызлар әлифба буенча]]
[[Төркем:Әсәт йолдызлыгы]]
 
[[ar:نجم المليك]]
3982

правки