Мөхәммәт пәйгамбәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
CocuBot (бәхәс | кертем)
к r2.6.1) (робот кушты: ff:Nelaaɗo Muhammadu
Rinazz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 106:
Мәдинәдә ислам киң тарала, һәм икенче анттан соң, мөселманнар Мәдинәгә күченә (һиҗрәт кыла) башлыйлар. Элек Хәбәшстанга күченгән мөселманнар да Мәдинәгә күченәләр.
 
Мөхәммәд галәйһиссәләм [[Әбү Бәкер]] белән бергә Мәдинәгә күченә. Мәдинәгә килгәч, ул [[Әбу Әйүб әл-Әнсари]] өендә туктый.
 
=== Мәдинәдәге чоры ===
 
====[[Пәйгамбәр мәчете]]н төзү====
 
Мөхәммәт галәйһиссәләмнең яңа шәһәрдә башкарган беренче эшләреннән берсе - ул мәчет төзү. Моның өчен Мәдинәгә килгәч пәйгамбәр галәйһиссәләмнең дөясе туктаган җир сатып алына. Бу урында [[мөшрик]]ләрнең [[кабер]]ләре һәм куаклыклар була. Җирне чистартканнан соң, мөселманнар 3 [[култык]] тирәнлегендә мәчет фундаментын салалар, кирпеч һәм балчыктан диварлар торгызалар, таштан ишек яңаклары куялар. Түшәм [[пальма]] ботакларыннан түшәлә, баганалар итеп пальма кәүсәсе файдаланыла, ә идәнгә ком һәм вак ташлар түшәлә. Мәчетнең өч ишеге була, ә [[кыйбла]] [[Кодыс]]ка (Иерусалимга) таба караган. Мәчет төзелешендә Мөхәммәд галәйһиссәләм башкалар белән беррәттән таш һәм кирпечләр ташый.
 
Мәчет янына таш һәм кирпечтән ике бүлмә төзиләр, пальма ботакларыннан түшәм ясыйлар. Бу бүлмәләр Мөхәммәд галәйһиссәләм хатыннары - [[Сәүдә бинт Зәмгә]] һәм [[Гайшә]] өчен була.
 
== Искәрмәләр ==