Шәйхи Маннур: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Илүзә (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Илүзә (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 31:
[[1924 ел]]дан Маннур өч елга якын [[Себер]]нең төрле төбәкләрендә яши һәм эшли. [[1927 ел|1927]]-[[1929 ел]]ларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, [[Донбасс]] якларына китеп, металлургия заводында – эшче-прокатчы, шахтерлар мәктәбендә – укытучы-ликбезчы һәм ДнепроГЭС төзелешендә бетончы хезмәтендә була. Бу елларда Шәйхи Маннурның иҗат эшчәнлеге аеруча активлаша. Ул «Колчеданлы таулар өстендә» ([[1929 ел|1929]]), «Чуен ташкыннар» («Чугунные потоки») ([[1930 ел|1930]]), «Бетончылар җыры» ([[1932 ел|1932]]) исемле беренче поэмаларын һәм күп санлы лирик шигырьләрен яза. Аның бер-бер артлы шигырь җыентыклары басылып чыга. [[Мәскәү]]дә, «Эшче» газетасы редакциясендә эшләп алгач, Маннур [[Казан]]га килә һәм [[1933 ел|1933]]-[[1937 ел]]ларда педагогия институтында укый. [[1934 ел]]да аның атаклы «Гайҗан бабай» һәм тагын бер елдан «Меңнән бер кичә» поэмалары языла. Бөек Ватан сугышы башлангач, шагыйрь үзе теләп фронтка китә, хәрби газеталарда эшләп, күп санлы хәбәрләр, очерклар, шигырьләр бастыра. Сугыштан соң, [[1946 ел|1946]]-[[1948 ел]]ларда Маннур [[Казан]]да [[Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры]]ның әдәби бүлек мөдире булып эшли, ә [[1949 ел]]дан профессиональ язучылык хезмәтенә күчә.
 
[[1960 ел|1960]]-[[[[1970 ел|1970]]|70]] нче еллар әдәби хәрәкәтендә Шәйхи Маннур прозаик буларак катнаша. Ул иҗат иткән проза әсәрләре арасында иң күренеклесе – «Муса» романы ([[1959 ел|1959]]-[[1964 ел|1964]]). «Агымсуларга карап» исемле автобиографик ([[1970 ел|1970]]-[[1973 ел|1973]]), «Чын сөю бармы?» исемле лирик повестьлары ([[1974 ел|1974]]-[[1976 ел|1976]]) белән Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. Шәйхи Маннурның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга адресланганнары да бар. Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк һәм әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли.
 
Шәйхи Маннур [[1980 ел]]ның [[10 июнь|10 июнендә]] [[Казан]]да вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы [[Тулбай]] авылы зиратына җирләнә. Маннур [[1957 ел]]да туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм 100 данә китап бүләк итеп бирә. [[1980 ел]]да китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. [[1995 ел]]да аңа [[Татарстан]] берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусы бирелә һәм музей-китапханә исемен йөртә башлый. [[1981 ел]]дан бирле һәр елның [[15 гыйнвар]]ында, язучының туган көнендә, туган авылында Шәйхи Маннур исемендәге премия бирелеп килә.