Бүздәк районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31:
== География ==
Муниципаль район Башкортстанның көнбатыш өлешендә, [[Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы]] өстенә урнашкан. Район җире озынча, төньяктан көньякка төшә торган формада. Көньяк өлеше [[Урал алды]] далаларына керә. Районны [[Чәрмәсән]]нең югаргы агымы кисеп чыга. <br/>
[[Дим (елга)|Дим елгасы]]ның урта агымында урнашкан. Мәйданы 2415 км<sup>2</sup> тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган. Туфрак өслеген кара туфраклар тәшкил итә. Урманнарда [[юкә]], [[имән]], [[усак]], [[каен]] үсә. [[Нефть]] ятмалары, кызыл балчык, ком-таш катнашмасы Бүздәк районының җир асты байлыгын тәшкил итәләр.
==Оешу тарихы==
[[1930 ел]]ның [[20 август]]ында Бөтенсоюз Үзәк башкарма комитеты карары белән [[Башкортстан|Башкорт Автономияле Республика]]ның кантоннарга бүленеше бетерелә һәм 48 район барлыкка килә, шул исәптән Бүздәк районы. Яңа районның үзәге Бүздәк станциясе сайлап алына. Ул торак пунктының чын исеме – Табанлыкүл булган. Ләкин бер тарихи буталчыкка күрә аңар икенче авылның исемен кушалар: Бүздәк итеп элек хәзерге [[Иске Бүздәк]] аталган (бу хакта район үзәгенә багышланган мәкаләдән укып була).