Мәрҗани мәчете: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{TwinCYR|Märcani mäçete}}
[[Файл:Marcani Minaret.jpg|right|250px|thumb|Мәрҗани мәчете манарасы]]
'''Мәрҗани мәчете''' – [[Казан]]да урнашкан мәчет. Башка атамалары: «Беренче җәмигъ», «Юныс» мәчете.
 
Башка атамалар: «Беренче җәмигъ», «Юныс» мәчете.
 
[[1552 ел]]дан соң төзелгән тәүге таш мәчетләренең берсе. Әби патшаның шәхси рөхсәте белән [[1766 ел|1766]]-[[1770 ел]]ларда мәхәллә кешеләре акчасына салына. Проект авторы архитектор В.И.Кафтырев булырга мөмкин. [[1861 ел]]да коммерция советнигы Ибраһим Гобәйдулла улы Юнысов ([[1806 ел|1806]]-[[1886 ел|1886]]) тырышлыгы белән мәчет тирәли агач койма урынына кирпеч койма ясала, бинаның төньяк ягында баскычлы янкорма төзелә, бина үзе дә азрак (чама белән бер тәрәзә озынлыгында) фасады буенча «үсә». [[1863 ел]]да шул ук сәүдәгәр мәчетнең михраб урынын киңәйтә, зурайта, шунда тәрәзә дә ясата. [[1885 ел]]да икенче гильдияле казан сәүдәгәре Зәйнулла Госманов мәчет манарасын яңадан, үзгәртеп төзеп куя. [[1887 ел]]да сәүдәгәрләр Вәлиулла Гыйззәтуллин ([[1837 ел|1837]]-[[1916 ел|1916]]) һәм Мифтахетдин Вәлишин ([[1811 ел|1811]]-[[1904 ел|1904]]) акчасына мәчет манарасының түгәрәк балконы челтәрләп эшләнгән тимер парапет (култыкса сыман җайланма) белән әйләндереп куела.
[[Файл:RR5111-0070R.gif|left|thumb|150px|Русия Банкының истәлекле монетасы]]
 
[[1850 ел|1850]]-[[1889 ел]]ларда ошбу мәчеттә имам-хатыйб булып күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, педагог, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани ([[1818 ел|1818]]-[[1889 ел|1889]]) эшли. Мәчет [[Каюм Насыйри|К. Насыйри]] һәм 3. Солтан урамнары кисешкән җирдә, формасы дөрес булмаган участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Бинасы ике катлы. Төньяк ягында, югарыда әйтелгәнчә, «Т» хәрефе рәвешендәге янкормасы бар. Шушы янкорманың уң ягы көньяк тарафыннан мәчеткә керү ясалган. Мәчетнең беренче каты төрле хуҗалык эшләре (ихтыяҗлары) өчен көйләнгән, икенчедә исә анфилад рәвешендә гыйбадәт кылу заллары урнашкан. Мәчетнең эчке биналары гөмбәзле түшәм белән капланган. Икенче кат гөмбәзләре алтын йөгертелгән үсемлекләр орнаменты һәм әвәләп ясау сәнгате (лепнина) үрнәкләре белән бизәлгән. Аларда [[барокко]] декоры белән [[татар]] декоратив-кулланма сәнгате алымнары күренә. Диварларда әвәләп ясалган бизәкләр зәңгәр, яшел һәм алтын төсләргә буялган. Залларны бер-берсеннән аерган диварның уң ягында манара баскычларына чыга торган ишек урнашкан. Манара эчендәге бормалы баскыч өске яруска алып бара, шуннан түгәрәк балконга чыгарга мөмкин. Манара ярусларының өчесендә дә декоры юк диярлек – алар эклектизм чорында төзелгән. Икенче каттагы тәрәзәләрнең биек аркалы уемнары барокко стилендә эшләнгән йөзлек белән чорнап алынган. Почмаклар һәм аралыклар (ике тәрәзә яки ике ишек арасында стеналар) парлы һәм беремле (бер иңле) пилястрлар (ярымколонна) белән бизәкләнгән. Пилястрларның иң өске өлешләрендә (капителендә) татар декоратив сәнгате элементлары күренә. Мәрҗани мәчете – ХVШ-ХIХ гасыр дәвамындагы татар-мөселман архитектурасының иң гүзәл истәлекләренең берсе. Мәрҗани мәчетен салу белән 200 елдан артык «пыскып» яткан татар-мөселман традицион монументаль архитектурасы яңадан торгызыла, аякка баса башлый. Мәчетнең тышкы һәм эчке эшләнешенә яңа аһәңнәр – барокко мотивлары – кертелә. Ул замана өчен алдынгы архитектура стильләрен вә форма-ларын файдалану нәтиҗәсендә Мәрҗани мәчете Казан вә гомумрусия архитектурасында күренекле, үзенчәлекле урын ала.