Синагога: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Илүзә (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Синагога''' (грек. «җыелыш») - иудейларда община эшләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары у...»
(аермасы юк)

12 июн 2011, 11:49 юрамасы

Синагога (грек. «җыелыш») - иудейларда община эшләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны.

Безнең эраның 70 елында Икенче храмның җимерелүе хакында алда әйтелгән иде инде. Һәм шул вакытлардан алып еврейләр храмсыз яшәргә мәҗбүр булалар. Чөнки аны элеккеге изге урынында — Иерусалимдагы Храм тавында гына торгызырга мөмкин була. Хәзер анда мөселманнарның иң изге урыны саналган Гомәр мәчете урнашкан. Элеккеге храмнан бары бер генә дивар — Егълау-сыктау дивары гына сакланып калган. Хәзерге вакытта еврейләрнең дини тормышы гыйбадәт йорты булып торган синагогаларда тупланган. Күрәсең, синагогалар б. э. га кадәр VI гасырда ук, Вавилон әсирлеге чорында, сөргендә барлыкка килгән. Башта ул диаспора учреждениесе була, чөнки Израиль җиреннән тыш башка урында храм төзергә рөхсәт ителми — аннан читтәге бөтен җирләр нәҗес дип санала. Икенче храм чорында синагогалар Израильдән читтә дә — еврей общиналары булган башка җирләрдә дә барлыкка киләләр. «Синагога» сүзе грек чыгышлы һәм «җыелыш» дигән мәгънәгә ия. Димәк, синагога — община эшләрен тикшерү, хәл итү җыелышлары уздыру һәм күмәк гыйбадәт кылу урыны. Биредә Тәүратны укыйлар, өйрәнәләр. Укыганда ук аңлатмалар да биреп барыла. Синагогада ирләр һәм хатын-кызлар аерым гыйбадәт кыла, бүлмә тактасы — мехица хәзер дә ортодок саль синагоганың аерылгысыз өлеше булып тора. Синагоганы көнчыгышка —Иерусалимга һәм храмга каратып төзиләр. «Изге көймәдә» — махсус шкафта Тәүратның төргәкләре саклана, аларны гыйбад.и вакытында гына алалар. Традиция буенча синагогада укыла торган Тәүрат тексты кулдан язылган булырга тиеш. Тәүратны күчерү белән софер (еврей телендәге сефер (китап) тамырыннан) шөгыльләнә. Ул күп санлы кагыйдәләрне үтәргә тиеш була: хәрефләр аерым билгеләнгән зурлыкта булып, кәгазь урынына ритуаль яктан чиста хайванның тиресе — пергамент файда.ы ныла. Һәр елны синагогада Тәүратны башыннан ахырына кадәр укып чыгалар, шуңа күрә уңайлылык өчен текст 54 өзеккә (бу сан ай календареның кайбер үзенчәлекләре белән бәйләнгән) бүленгән, алар, үз чиратында, җиде өлештән торалар. Һәр гыйбадәт вакытын-да раввин бер атналык өзекнең шигырьләрен аңлата. Тәүратны укып бетерүгә үк синагогада гафтара — шул ук темага пәйгамбәрләр китапларыннан аерым өзекләр укыла. Гыйбадәт вакытында ирләр башка һәм кулга тфи-лин беркетәләр. Ул эченә кулдан язылган Тәүрат текстлары урнаштырылган күн каешлы ике тартмадан гыйбарәт. Бу традиция түбәндәге Илаһи күрсәтмәне төгәл үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән: «Тыңла, Израиль: Тәңре, Аллабыз безнең, Тәңре бер генә. Ярат Тәңрене, синең Аллаңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең белән. Бу синең кулыңдагы билге, күзләрең арасындагы искә төшерү булып торсын, Тәңре законы авызыңда булсын өчен». (Кара: Чыгыш 13:1 —16; Кабатлау 6:4—9, 11:13—21.) Тфилиннан аермалы буларак, Библия кануннары тукымадан тегелгән зур булмаган баш киеме — кипа кияргә мәҗбүр итми, бу традиция Алла ихтыярын тануны һәм аңа буйсынуны белдерә. Гыйбадәт вакытында дин тотучылар башларына талит — зур намазлык ябыналар. Аның дүрт почмагына да чуклар — цицит беркетелгән. Цицит турында закон Библиянең Саннар китабына кертелгән, анда «аларга карап, сез Алланың барлык дини кануннарын искә төшерсен һәм үтәсен өчен...» (15:39) диелә.

Еврей кагыйдәләре буенча, һәр көнне өч тапкыр гыйбадәт кылынырга тиеш: иртән — Шахарит, көндез — Минха һәм кич белән — Маарив. Күмәк гыйбадәт кылу балигълык яшендәге ун ир-ат катнашканда гына рөхсәт ителә. Бу төркем миньян дип атала. Еврей малае унөч яшьтә Бар Мицва булып, ягъни кануннар улы булып өлгергәннән соң аны миньянга кертергә мөмкин. Шушы минуттан дини кануннарны үтәү аның бурычы санала. Синагогада һәр иртәнге һәм кичке гыйбадәт вакытында “Шма, Исраэль” («Тыңла, Израиль»), Амида һәм Браханы укыйлар. Браха гыйбадәтне башлап җибәрә, Амида көнгә өч мәртәбә һәм өстәмә бәйрәм гыйбадәтләрендә укыла. Нәм ниһаять, бераллалыкның декларациясе булып торган Шма догасын көнгә дүрт тапкыр уку мәҗбүри.

Калып:Link FA