Фәнзаман Баттал: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 20:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Фәнзаман Баттал''', тулы исеме '''Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов''' ([[1939 ел]]ның [[16 февраль|16 февралендә]] туа) — сатирик татар [[язучы]]сы, [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
== Биография ==
[[1939 ел|1939]] елның 16 февралендә элекке [[Минзәлә районы]]нда «[[кулаклар|кулак]]», «[[халык дошманнары|халык дошманы]]» һәм [[дин]] әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан игенче гаиләсендә дөньяга килә.
 
Булачак әдипкә тугыз яшь тулган [[1948 елдаел]]да аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы [[Хуҗәмәт]] балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.
 
[[Сталин]] вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе [[Минзәлә]]дә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, [[1957 елдаел]]да аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «[[Ялкын журналы|Ялкын]]»), «[[Чаян журналы|Чаян]]» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. 1958—1960[[1958 еллардаел|1958]]—[[1960 ел]]ларда Украинаның Хмельницки, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында [[ВЛКСМ]] өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. [[1963 елдаел]]да, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, [[Сарман]]да «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта. 1961—[[1961 ел|1961]]— [[1967 еллардаел]]ларда [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика факультетында читтән торып укый, [[1967 елдаел]]да укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның [[Калтасы районы]]нда чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972—1983[[1972 еллардаел|1972]]—[[1983 ел]]ларда Фәнзаман Баттал [[Түбән Кама]] шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.
 
[[1984 елдаел]]да Фәнзаман Баттал [[Казан]]га килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993—1997[[1993 еллардаел|1993]]—[[1997 ел]]ларда ул [[Татарстан китап нәшрияты]]нда редактор хезмәтендә була. [[1997 елданел]]дан — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
 
== Иҗаты ==
Юмористик һәм сатирик хикәяләре, шигырьләре республика көндәлек матбугатында күп еллардан бирле өзлексез күренеп торуына карамастан, әдип иҗатының икенче бер мөһим тармагына — милли азатлык «исе сизелеп торган», совет режимына «сыешмаган» публицистикасына матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар урталарында үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә киң сулыш һәм ирекле каләм белән иҗат итү һәм иҗат ителгәнне бастыру мөмкинлеге киңрәк ачылды. Туксанынчы еллар башыннан исә ул, аңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар чыгарырга кереште. «Сакалыңа ут капса» ([[1990 ел|1990]]), «Безнең сурәт» ([[1993 ел|1993]]), «Гөнаһ шомлыгы» ([[1993 ел|1993]]), «Бака да бата» ([[1995 ел|1995]]), «Сигезенче оҗмах» ([[1999 ел|1999]]), «Юлын белгән адашмас» ([[2000 ел|2000]]), «Соңарган яз» ([[2001 ел|2001]]) исемле китаплары — шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, хөр рухлы язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф. Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькярләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый.
 
тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф. Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькярләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла, радио һәм телевидение каналлары аша еш яңгырый.
Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Моннан илле-алтмыш еллар элек кенә безнең ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез, гомумән, өлкәннәр үз балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә нинди гореф-гадәт кагыйдәләренә таянып эш иткәннәр, нинди гыйбрәтле кыйссалардан файдаланганнар, юлдан язуы ихтимал булган балага нинди җәза биргәннәр, аны нинди үгет-нәсыйхәтләр ярдәмендә дөрес юлга бастырганнар,— авторның менә шулар турында образлы, үтемле тел белән мавыктыргыч итеп язылган «Гомерлек мирас» исемле махсус китабы да басмага әзер. Аның эчтәлегеннән үрнәкләр [[2004 елдаел]]да «Мәгърифәт» газетасы битләрендә «Тәрбияви хәзинәләр» исеме белән өлешләп басылып та чыкты.
 
Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Моннан илле-алтмыш еллар элек кенә безнең ата-бабаларыбыз, әни-әбиләребез, гомумән, өлкәннәр үз балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә нинди гореф-гадәт кагыйдәләренә таянып эш иткәннәр, нинди гыйбрәтле кыйссалардан файдаланганнар, юлдан язуы ихтимал булган балага нинди җәза биргәннәр, аны нинди үгет-нәсыйхәтләр ярдәмендә дөрес юлга бастырганнар,— авторның менә шулар турында образлы, үтемле тел белән мавыктыргыч итеп язылган «Гомерлек мирас» исемле махсус китабы да басмага әзер. Аның эчтәлегеннән үрнәкләр 2004 елда «Мәгърифәт» газетасы битләрендә «Тәрбияви хәзинәләр» исеме белән өлешләп басылып та чыкты.
Фәнзаман Баттал милли хәрәкәтне җитәкләүче оешмалар, милли-иҗтимагый үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора, аларның эшләренә даими катнаша. Татар халкының [[Милли Мәҗлес]]е әгъзасы.
 
Фәнзаман Баттал — [[1990 елданел]]дан [[Татарстан Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
== Басма китаплары ==