Фәнис Фәтхи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Фәнис Фәтхи | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган я...»
 
Zahidulla (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Фәнис Фәтхи''', чын исеме '''Фәнис Фәнир улы Фәткуллин''' — күренекле [[татар]] журналисты, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
 
Ул [[1961 ел]]ның [[6 июнь|6 июнендә]] [[Башкортстан]]ның [[Бүздәк районы]] [[Кәпәй-Кобау]] авылында якты дөньяга килә. Мәктәптә уку елларында ук иҗатка тартыла, төрле темаларга язылган мәкаләләре район һәм республика матбугат басмаларында дөнья күрә. [[1979 ел]]да, авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, [[Казан дәүләт университеты]]ның журналистика бүлегенә укырга керә. [[1984 ел]]да «Габдулла Тукай иҗатында публицистика» дигән темага диплом эшен яклый.
 
Эшен [[Башкортстан]] дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. [[1992 ел]]да ул [[«Кызыл таң» газетасы]]нда эшкә күчерелә. Шул ук елда [[«Азатлык» радиосы]]нда эшләү өчен бәйгедә катнаша, анда җиңеп чыккач, бер елдан артык радионың [[Башкортстан]] буенча үз хәбәрчесе булып эшли. [[1993 ел]]ның сентябрендә «Азатлык»ның [[Мюнхен]]дагы ([[Алмания]]) штаб-фатирына эшкә алына. Анда [[1995 ел]]га кадәр эшли. Аннан соң, радио [[Прага]]га күчерелгәч, анда [[1998 ел]]ның сентябрь аена кадәр хезмәт күрсәтә.