Әбу Гали ибн Сина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
Ибн Сина 450 хезмәт калдырып киткән, безнең көнгә кадәр 238е барып җиткән.
===Биография===
'''Әбү Гали ибн Сина''' 980 елда [[Бохара]] тирәсендә Афшана кышлагында туа. 1002 елда, Әбү Галигә 22 яшь чакта, атасы үлә. Сәмәниләр дәүләтенә ул чорда башка дини юнәлешкә карый торган Мәхмүд солтан (Газневи) һөҗүме яный. Шуңа дакүрә ибн СинагаСина Бохарадан чыгып китәргә мәҗбүр һәм [[Харәзм]]дагы [[Үргәнч|Гүргәнч]] каласында тора. Чәчәк атучы Харәзм әмире Али ибн Мәймүн фәннәрне бик хуплый. Аның сарае каршында шәрыкның күпләгән иң сәләтле галимнәре хезмәт итә. ибн Синаны Мәймүннең Академиясенә (Хикмәт йорты) штатка алалар, аңа айлык хезмәт хакы билгелиләр, ул шунда [[әл-Бируни|Бируни]] һәм Мәсихи атлы кешеләр белән иңгә-иң куеп эшли. 1012 елда Мәхмүт солтан Харәзмне яулап ала һәм барча галимнәргә [[Газна]]га, үз сараена килергә боера, шуңа күрә ибн Синага качарга туры килә (Мәсих белән бергә; Бируни исә тотылган, аны Газнага алып китәләр).
 
Сөргендә чакта ибн Сина ''Әл канун фит-Тыйбб'' - үзенең төп хезмәтен язарга керешә. Ул аны 20 ел буе, бер шәһәрдән икенчесенә сугылып йөргәндә яза. Ибн Сина әмирләрне һәм гади кешеләрне дәвалый, [[Исфаһан]]да вәзир булып эшли, зинданда утырып чыга. Зинданда чакта ул ''әш-Шифа'' (савыгу) китабын язып бетерә.
===Китаб әл-Канун фи-т-тыйбб===