Вагыйз Фәтхуллин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Шәхес | исем = Вагыйз Фәтхуллин | рәсем = | рәсем_зурлыгы = | alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга то...»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| башка мәгълүмат =
}}
'''Вагыйз Фәтхуллин''' – төзүче-галим, татар телендә техник белем бирү оештыручыларының берсе.
===Тормыш юлы===
'''Вагыйз Шәйхулла улы Фәтхуллин''' [[Азнакай районы]] Мәсгут авылында 1937 елда туа. Шунда җидееллык мәктәпне, аннан соң [[Әлмәт]] шәһәренең 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, [[Башкортстан]]ның [[Октябрьск]] шәһәрендәге нефть техникумының төзелеш бүлегендә укый. Ике ел хәрби хезмәттә булып кайткач, 1964 елда [[Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты|Казан төзүче инженерлар институты]]н тәмамлый һәм төзелеш конструкцияләре кафедрасында укыта башлый. 1973 елда [[Ленинград]]та җыелма-монолит конструкцияләрнең ныклыгын өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый. 1979 елда Вагыйз Фәтхуллинга [[доцент]], 1994 елда [[профессор]] дигән гыйльми дәрәҗәләр бирелә. 1980-83 елларда, югары белемле мөгаллим буларак, [[Алжир]]ның Аннаба университетында укыта. 1984-2005 елларда – төзүче инженерлар институтының (хәзер архитектура-төзелеш университеты) төзү факультеты деканы.
===Иҗтимагый эшчәнлеге===
Вагыйз Фәтхуллин җитәкчелегендә «Татар телендә югары белем бирү концепциясе» төзелә. Ул – Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы, [[Бөтендөнья татар конгрессы]] Башкарма комитетының Фән һәм мәгариф буенча комиссия рәисе, Татарстандагы югары уку йортларның ректорлар советы каршындагы татарча укыту буенча фәнни-методик үзәкнең рәис урынбасары, [[Татарстан Фәннәр академиясе]] Гуманитар бүлегенең «Югары уку йортларында фәннәрне татар телендә укыту» буенча гыйльми-методик советы рәисе буларак та зур һәм нәтиҗәле эш алып барды. «[[Фән һәм тел журналы|Фән һәм тел]]» журналын аякка бастыручыларның берсе иде.