Гален: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
157 елда Гален Пергамга әйләнеп кайта, анда аны шундук театрга баш врач итеп куялар. Биш ел эчендә ул тамашада катнашкан ике җәрәхәтләнгән актерның гына гомерен саклап кала алмый, калганнар бөтенесе дә исән кала. Аңа кадәр эшләгән белгеч пычагы астында 60 гладиатор вафат була. Ул шулай ук Пергама асклепионында эшли. Шуның өстенә медицина өлкәсендәге Гален 434 хезмәт авторы буларак таныла.
===Теоретик медицина===
Галенның философик күзаллаулары [[Платон]] һәм [[Аристотель]] идеяләре тәэсирендә формалашкан. Аристотельдән ул табигатьтә бар нәрсәнең үз урыны, үз максаты була дигән фикерне отып алды. Шуннан чыгып Гален тәндәге барлык әгзалар нинди вазифалар башкаруы турында китап яза. Платонның пневма һәм җанның өчтә бергәлеге идеясен алып, ул кешенең җанын мидә, бавырда[[бавыр]]да һәм карынчыкта яши дип саный. Барлык кан тамырларының башы – биш өлештән торган бавырда табигый пневма яши. Барлык яшәү процессларын ул пневмага әйләнгән материаль булмаган көчләр белән аңлата: нервылар рухи көч китерә, бавыр канга[[кан]]га табигый көч бирә, пульс пульс бирә торган көчтән барлыкка килә.
Үзенең клиник хезмәтләрендә Гален кайчакта 4 элемент турында сүз йөртә: һава, су, җир, ут. Ешрак – 4 сыеклык турында һәм 4 халәт турында: корылык, дымлылык, салкын һәм җылылык. Аның фикеренчә тәннең һәр хәрәкәте, һәр гамәлендә ниндидер сәбәп ята. Барлык элементлар нормада булганда кеше сау-таза, һәрбер үзгәреш әгза үтәгән вазифаның зәгыйфләнүенә китерә, җәрәһәтләнүгә һәм хасталарга. Кешенең сәләмәтләнүен ул ике күренеш белән аңлата: табипның осталагы һәм оста белән хастага акыл биреп торучы Барлыкка китерүченең гамәлләре белән. Димәк, хастаның сәләмәтләнүе – могҗиза түгел, ә чирне аңлау, белем һәм тәҗрибә нәтиҗәсе.
===Анатомия===
Галенның табигатькә карашларын табиб практикасы һәм анатомия-физиология өлкәсендәге тәҗрибәләре формалаштыра. Гален Александриягә килгәч, анда инде дин йогынтысында үлгән кешеләрне яру тыелган булган, Галенга куйлар, этләр, тояклы хайваннар, маймыллар кисәргә, вивисекция ясарга туры килә.
Гален Кеше анатомиясе һәм скелеты төзелеше белән өстен-өстен генә таныш була. Кешенең эчке әгъзалары төзелеше турында ул бик аз хәбәрдар була. Җәнлекләрне яру вакытында ясалган күзәтүләрне ул автомат рәвештә кеше анатомиясенә күчерә. Мәсәлән, мускулатура турындагы китабында ул өч йөздән артык мускулны[[мускул]]ны тасвирлый. Аларның кайберләре кешедә бөтенләй юк һәм кайбер җәнлекләрдә генә очрый. Шул ук вакытта Гален кеше кулындагы зур бармакны тота торган мускулны белмәгән.
Гален йөрәкнең[[йөрәк]]нең анатомик төзелешен бик тәфсилләп язган. Галенның философик теориясенежтеориясенең очы - пульс тәглиматы. Гален пульсны ничек үлчәргә, йөрәк тибешләре арасындагы паузаны ничек өйрәнергә өйрәтә. Еш пульс, тулы пульс яки ритмик пульсның ни икәнен аңлата. Гален артерияләрдә кан ага ди, аңарчы исә анда һава бар дип исәпләнелгән. Галенның пульс, кан әйләнеше, пневма турындагы күзаллаулары көнбатыш медицинада 14 гасыр буе гамәлдә була һәм бердәнбер дөрес итеп табыла. Европада бары 16 гасырда гына [[кан әйләнешенеңәйләнеше]]нең кече боҗрасы турында беләләр (канның үпкәдән йөрәккә кайту механизмы).
==Чыганаклар==
Т. Сорокина. История медицины: учебник для студентов высших медицинских учебных заведений