Нәҗибә Сафина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Нәҗибә Сафина''' — күренекле [[Татарлар|татар]] [[Шагыйрь|шагыйрәсе]], журналист, [[Татарстан Язучылар Берлеге]] әгъзасы.
 
Ул [[1949 ел|1949 елның]] [[2 март|2 мартында]] [[Башкортстан|Башкортстанның]] Яңавыл районы [[Кисәк- Каен]] авылында тугантуа. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. [[1967 ел]]да [[Казан]]га килеп, [[КДУ|Казан университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. [[1972 ел]]да укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән [[Татарстан|Татарстанның]] [[Кама Тамагы районы|Кама Тамагы районындагы]] [[Балтач]] авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, [[1973 ел|1973 елның]] башында ук ул [[Чистай]] шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә [[рус теле]] һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда [[Чистай районы|Чистай район]] газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.
 
Шәһәр уку йортларында [[татар теле|татар теленең]] чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне [[1975 ел]]да [[Башкортстан]]га әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә Краснокама районы үзәгендә — [[Нефтекамск]] шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, Яңавыл районының Прогресс эшчеләр бистәсе мәктәбедә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булыг эшләп ала, хәтта, янә [[Татарстан]]га килеп, [[Чистай районы|Чистай районыың]] Дүртөйле авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.