Николай Коперник: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
* 1491 елда [[Краков]] университетына укырга керә. [[Математика]], [[медицина]] һәм теология үзләштерә. 1497 елда [[Италия]]гә китә һәм [[Болонья]] университетында укуын дәвам итә. Теологиядән, хокуктан һәм борынгы телләрдән башка биредә астрономия белән шөгыльләнергә форсат ачыла. 1500 елда ул диплом алмыйча китеп бара, Падуя университетында медицинага укуын дәвам иттерә. 1506 елда Италиядән бөтенләйгә китә һәм агасы, епископ Лукас хезмәт иткән Гейльсберг замогында астрономик күзәтүләр белән шөгыльләнә башлый.
*1512 елдан Фромборк каласында каноник вазифасын башкара.
=== Фәнни эшчәнлек ===
* Җирнең кояш тирәли әйләнеп йөрүен б.э. кадәр яшәгән Аристарх әйтә, ул үзе исә үзеннән өч йөз ел элек яшәгән Пифагорчыларга сылтый – янәсе бу фикерне беренчедән [[Пифагор]]ның укучылары әйткән. Әлбәттә бик сәер күренә, кая ул белемнәр югалып торган шул вакыт эчендә. Урта гасырларда гелиоцентризмны “пифагорейское учение” дип атыйлар. Коперникның “Күк аралары әйләнүе турында” трактатында (1543) язылган нәрсәләр [[Птолемей]]лы-[[Аристотель]]ле дөнья картинасына үтергеч йогынты ясый, шуның белән бергә Урта гасыр күзаллаулар һәм фән системасына китереп суга. Аристотель дөнья картинасын физика, метафизика, теология белән килештерә, ләкин яңа астрономик күренешләрне аңатырга мөмкинлек бирми. Птолемей системасы астрономик күренешләрне аңлатырга ярдәм итә (Ай, планеталар, йолдызлар әйләнүен), ләкин аның математик системасы дини мифология белән ярашмый.
Үзенең төп ачышын – гелиоцентрик системаны ул 30 ел буе дөньяга чыгарырга читенсенә. Ул китап Коперникның үләренә бер ел кала дөнья күрә һәм бернинди шау-шу куптармый. Чиркәү аны бары 70 ел узгач кына тыелган китаплар исемлегенә кертә. Һәм бу тулысынча [[Галилео Галилей|Галилей]]ның “казанышы”. Телескоп булмауга күрә Коперник йолдызларны мөстәкыйль күк җисемнәре итеп танымый, һәм аларны бик еракта торучы, сферага беркетелгән яктырткычлар, дигән фикерне кабатлый.
=== Китаплары ===
“Күк аралары әйләнүе турында” (1543)
* Бүгенге тарихчылар санап чыгарганча, Коперник китабының беренче һәм икенче басмасы укучыларын санау өчен ике кул бармаклары да җитә. Китапханәләрдә 100 данәсе саклана, алар барысы да профессиональ астрономнар: Тихо Браге, Кеплер һ.б. кулыннан уза.
===Фәнни методология===
* Коперник елның дәвамлыгын искиткеч төгәл исәпли – ул чынбарлыктагыдан 28 секундка гына аерыла. 40 елдан соң Григориан реформа үткәрелгәндә, нигез итеп Коперник хисаплаулары алынган. Юлиан календаренең җитешсезлеге Пасханың һаман да иртәрәк вакытка күчә баруына китергән. Коперник 1515 елда Кояш тигезләнеше көнен 21 мартта түгел, ун көн иртәрәк күзәтә.