Николай Коперник: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 31:
* Коперник – җирнең кояш тирәли әйләнеп йөрүен б.э. кадәр яшәгән Аристарх ук әйтә, ул үзе исә үзеннән өч йөз ел элек яшәгән Пифагорчыларга сылтый – янәсе бу фикерне беренчедән [[Пифагор]]ның укучылары әйткән. Әлбәттә бик сәер күренә, кая ул белемнәр югалып торган шул вакыт эчендә. Ләкин Коперник заманында гелиоцентризмны “пифагорейское учение” дип атыйлар. “Күк аралары әйләнүе” турында трактатта (1543) язылган нәрсәләр [[Птолемей]]лы-[[Аристотель]]ле дөнья картинасына үтергеч йогынты ясый, шуның белән бергә Урта гасыр күзаллаулар һәм фән системасына китереп суга. Аристотель дөнья картинасын физика, метафизика, теология белән килештерә, ләкин яңа астрономик күренешләрне аңатырга мөмкинлек бирми. Птолемей системасы астрономик күренешләрне аңлатырга ярдәм итә (Ай, планеталар, йолдызлар әйләнүен), ләкин аның математик системасы дини мифология белән ярашмый. Ләкин бүгенге тарихчылар санап чыгарганча, Коперник китабының беренче һәм икенче басмасы укучыларын санау өчен ике кул бармаклары да җитә. Китапханәләрдә 100 данәсе саклана, алар барысы да профессиональ астрономнар: Тихо Браге, Кеплер һ.б. кулыннан уза.
* Eл елның дәвамлыгын искиткеч төгәл исәпли – ул чынбарлыктагыдан 28 секундка гына аерыла. 40 елдан соң Григориан реформа үткәрелгәндә, нигез итеп Коперник хисаплаулары алынган. Юлиан календаренең җитешсезлеге Пасханың һаман да иртәрәк вакытка күчә баруына китергән. Коперник 1515 елда Кояш тигезләнеше көнен 21 мартта түгел, ун көн иртәрәк күзәтә.
Үзенең төп ачышын – гелиоцентрик системаны ул 30 ел буе дөньяга чыгарырга читенсенә. Ул китап Коперникның үләренә бер ел кала дөнья күрә һәм бернинди шау-шу куптармый. Чиркәү аны бары 70 ел узгач кына тыелган китаплар исемлегенә кертә. Һәм бу тулысынча Галилейның[[Галилео Галилей|Галилей]]ның “казанышы”. Телескоп булмауга күрә Коперник йолдызларны мөстәкыйль күк җисемнәре итеп танымый, һәм аларны бик еракта торучы, сферага беркетелгән яктырткычлар, дигән фикерне кабатлый.
 
{{DEFAULTSORT: Николай Коперник }}
Юл номеры - 38:
 
 
[[ru:НикоалйНиколай Коперник]]