Вәлиулла Мортазин-Иманский: юрамалар арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
'''Вәлиулла Гайназар улы Мортазин''' — [[Сәйяр]] труппасы артисты, режиссеры, башкорт театрына нигез салучы, [[РСФСР]] халык артисты.
 
Ул хәзерге [[Оренбург өлкәсе|Оренбург өлкәсенең]] Октябрь районы Имангол дигән татар авылында [[1885 ел]]да дөньяга килә. Сәхнәдә тәүге адымнарын [[Оренбург]]та [[Ильяс Кудашев-Ашказарский|И.Кудашев-Ашказарский]], Н.Гайнуллин, Ә.Кулалаев, Н.Хәйретдинов белән бергә ясый. Соңыннан [[Габдулла Кариев]] белән берлектә, беренче профессиональ татар труппасы «Сәйяр»ны төзи һәм, [[1915 ел]]да «Ширкәт»не төзелгәнче, анда актер, режиссер сыйфатында хезмәт итә.
 
Октябрь инкыйлабыннан соң, Вәлиулла Мортазин башкорт профессиональ театры булдыру эшенә керешә. 1919 елда ул [[Стәрлетамак]]та яңа төзелгән [[Башкорт дәүләт академия театры|Башкорт драма театрына]] баш режиссер булыпитеп куела. 1937 елга кадәр Башкортстан хөкүмәтендә мәдәният өчен җаваплы вазифалы урыннар били.
 
Дөньяны кабул итүе, иҗат юнәлеше ягыннан күбрәк романтизмга тартылган шәхес буларак, артист Фердинанд (“Мәкер һәм мәхәббәт”), Фәхретдин (“Мосыйбәте Фәхретдин”), Сөләйман (“Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”) кебек күтәренке рух, романтик пафос, патетика таләп иткән рольләрдә уңыш казана. Әмма ул реалистик репертуарны да читләтми. [[Шәехзадә Бабич]]ның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.
 
Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый.
 
Режиссер буларак та Вәлиулла Мортазин куяр өчен күбрәк “Әлмансур” (Г.Гейне), “Хөкемдә хаталык” (А.Деннери), “Карагол” (Д.Юлтый), “Башкорт туе” (М.Буранголов) кебек югары стильдәге әсәрләр сайлый. [[Шәехзадә Бабич]]ның "Газазил" поэмасын сәхнәләштерә.
Ул — [[шәхес культы]] корбаны.
 
33 974

правки