«Әмирхан Еники» битенең юрамалары арасында аерма

20 байт убрано ,  9 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
 
== Биография ==
[[1909 ел|1909]] елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке [[Уфа]] губернасы [[Бәләбәй]] өязе (хәзерге [[Башкортстан]]ның Благовар районы) [[Каргалы|Яңа Каргалы]] авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. [[1911 ел|1911]] елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылдашунда уза.
 
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники [[1925 ел|1925]] елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул [[КазанКазана Дәүләт Университеты|Казан университеты]] каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек Матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
 
1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул [[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышына]] кадәр [[Казан]]дагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.
 
Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында әдәби хезмәткәр, аннары [[Татарстан]] радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. [[1946 ел]]дан [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы.
 
[[16 февраль]] [[2000 ел|2000]]дә [[Казан]]да вафат була.
== Бүләкләр ==
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы (1979) һәм «Почет Билгесе» (1957) орденнары белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. [[Тукай]] исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
 
[[1946 ел]]дан ул [[СССР Язучылар берлеге]] әгъзасы иде.
 
[[Төркем:Шәхесләр]]
33 970

правок