Габделбари Баттал-Таймас: юрамалар арасында аерма

татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Язучы |Исем = Габделбари Баттал |Оригинал телендә = Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал |...»
(аермасы юк)

21 май 2011, 20:27 юрамасы

Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал яки Габделбари Баттал (18801969) — күренекле татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе.

Габделбари Баттал

Туу датасы: 1880(1880)
Туу урыны: Яңа Алтан (Биләгүр) авылы, Бозаулык өязе, Самара губернасы
Үлем датасы: 1969(1969)
Үлем урыны: Истанбул
Эшчәнлек төре: язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе

Ул Русия империясенең Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң Оренбургтагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм Оренбург Каргалысы мәдрәсәләрендә укый, соңрак Троицкидагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала. Рус-япон сугышы башланыр алдыннан Мисырга китә, 1904-1906 елларда Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укый. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.

1908 елда Габделбари Мисырдан кайта, «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм башка матбугат чараларында яза. Әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән ул киң таныла. 1910-1913 елларда Троицкидагы мәдрәсәдә гарәп теле һәм тарих укыта, аннары, Казанга килеп, «Йолдыз» газетасында эшли.

1920 елның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. 1925 елга кадәр Финляндиядә, аннары Төркиядә яши. Чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда яза, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра. Әдип 1969 елда Истанбулда якты дөньядан китә.

Чыганаклар

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Габделбари Баттал Таймас