Әмирхан Еники: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
[[1909 ел|1909]] елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) элекке [[Уфа]] губернасы [[Бәләбәй]] өязе (хәзерге [[Башкортстан]]ның Благовар районы) [[Каргалы|Яңа Каргалы]] авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. [[1911 ел|1911]] елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.
 
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники [[1925 ел|1925]] елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул [[КазанаКазан Дәүләт Университеты|Казан университеты]] каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек Матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
 
1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул [[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышына]] кадәр [[Казан]]дагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.