Анимизм: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем) к r2.7.1) (робот кушты: ru:Анимизм |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 1:
{{Борынгы дин формалары}}
'''
Аның асылы кешедән, хайваннан яки үсемлекләрдән аерым яшәргә сәләтле рухи көч барлыгын танудан гыйбарәт. Ул бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, кешегә яки хайванга иңә һәм аларны калдырып китә. Бу рухи көч бөтен [[Галәм]]не йоткан чиксез субстанция, яки матди булмаган, үлгән ата-баба буларак күзаллана. [[Полинезия]]дә, мәсәлән, рухларга ышанучы кабиләләр яши. Әле хәзер дә күп кенә интеллигент кешеләр, полинезиялеләр кебек, рухларны чакыру белән шөгыльләнәләр. Миллионнарча кешеләр хәзер дә [[спиритизм]]га, рухлар белән аралашуга, җаннар күчешенә һ.б. ышаналар. Җанның мөстәкыйль рәвештә яши алуына ышану анимизм үсешенең иң югары формасы булып тора. Җан башка
[[Тотемизм]], [[фетишизм]] һәм анимизм нәрсәнедер яки кемнедер (хайванны, предметны, рухны) гадәттән тыш югары күтәрүгә, аны бөек, өстен дип уйлауга корылган. Бу юлның алдагы адымы аерым бер предметка баш июне изге әйбер алдында табынуның катлаулы системасына әверелдерүдән гыйбарәт. Бу табынуга бер генә түгел, ә күп гамәлләр, ритуаллар, йолалар керә, аңа үзенчәлекле космик мәгънә салына. Башкача әйткәндә, дини культ барлыкка килә.
|