Балыклар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Taxobox | name = Балыклар | image file = Macropodus opercularis - front (aka).jpg | image descr = Макропод | regnum = Х...»
 
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 18:
| eol = 4656086
}}
'''Балыклар''' ({{lang-lat|Pisces}})  — [[су]]да яшәүче [[умырткалы]] хайваннар төре. Һәм тозлы, һәм төче суда яшиләр. Азык буларак экосистема һәм кеше өчен әһәмиятле.
 
Иң мөһим үзенчәлеге — [[саңак]]лы булуы. Тәннәре, гадәттә, [[тәңкә]] белән капланган була.
Юл номеры - 33:
# [[Плакодермнар]] (''юкка чыкканнар'')
 
== Тән төзелеше ==
[[Файл:Fish scales.jpg|thumb|250px|Сөякле балыкларның тәңкәләре]]
Балыкның [[скелет]]ы тулысынча диярлек сөякләрдән тора.
Балыкларның төзелешендәге үзенчәлекләрне Сөякле балыклар классы, Нурканатлылар асклассы вәкилләре мисалында тикшерик.
Бу балыкларның тышкы кыяфәте бик төрле, ләкин барысы да уртак билгеләргә ия. Анарның тәне яннан яссыланган һәм баш, гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Ул сөяк тәңкәләр — берсе өстенә икенчесе чирәпсыман яткан юка сөяк пластинкалар белән капланган. Тәңкәләр ярым үтә күренмәле, кырые шома яки тешле була. Тәңкәләр чын тиредән (дермадан) ясала. Тәңкә япманың өсте лайла белән капланган.
Балыкның скелеты тулысынча диярлек сөякләрдән тора. Умырткалык сөяк умырткалардан төзелгән һәм гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Умырткаларның үсентеләре — өске һәм аскы җәяләре була. Гәүдә өлешендә өске җәяләр кушылып арка мие каналын барлыкка китерә. Тән куышлыгын өстән һәм ян-яктан кабыргалар чикли. Баш сөягенең күп өлеше — сөяк, ул ми тарт­масыннан, казналык сөякләреннән, саңак җәяләреннән һәм саңак капкачыннан тора. Парлы күкрәк һәм корсак йөзгечләре бик күп вак сөякләрдән ясалган.
 
Мускуллар системасы тоташтыргыч тукымадан торган бүлгеләр белән сегментларга бүлгәләнгән. Аны 2-сыман гәүдә мускуллары тәшкил итә.
== Сылтамалар ==
 
* [http://tatar.org.ru/kurs/7-biologiya/cyr_161.php БИОЛОГИЯ В.Б. Захаров, Н.И. Сонин]
== Нерв системасы ==
Балыкларның [[нерв системасы]] [[Баш мие|баш]] һәм [[арка мие]]ннән, алар­дан китүче нервлардан тора. Баш мие ми тартмасында урнашкан һәм биш бүлектән тора: алгы ми, ара ми, урта ми, озынча ми һәм кечкенә ми. Озынча ми арка миенә күчә. Ул умырткаларның өске җәяләре барлыкка китергән тишекләрдән ясалган умырткалык каналы эченнән озын ак тәҗ булып сузылган. Күп санлы нервлар баш һәм арка миен балыкның төрле органнары белән бәйләнештә тота.
 
Балыкларның үз-үзләрен тотуында шартсыз һәм шартлы реф­лекслар күренә.
 
== Сизү органнары ==
Тәм тою органнары хезмәтен тәм төерчекләре үти. Алар нерв очлары белән чорналган күзәнәкләр төркеменнән тора. Тәм төерчекләре авыз куышлыгында гына түгел, бәлки тәннең күп кенә өлешләрендә тиренең тышкы катлавында да ур­нашкан. Күрү органнары — яссы мөгезкатлау белән түгәрәк хру­сталиктан торган күзләр. Ишетү анализаторы — баш сөягендә урнашкан эчке колак кына; колак яфрагы һәм ишетү юлы юк. Балыкларга суның хәрәкәтен тоючы, үзенә бер төрле сизү орга­ны — ян сызык булу хас. Ул тәннең ян өслекләрендә тупланган сизүче күзәнәкләрдән тора. Су агымы, сизгер эпителийның теге яки бу ноктасын тынычсызлап, балыкка ориентлашырга, хәтта якынлашучы дошманын сизәргә дә мөмкинлек бирә. Болганчык сулыкларда, тәннең пространстводагы торышын билгеләү өчен, ян сызык органнары күзгә һәм башка сизү органнарына караганда еш кына кирәклерәк тә була.
 
== Кан әйләнеше системасы ==
[[Кан]] әйләнеше системасы йомык һәм ике камералы (йөрәгалды һәм карынчык) йөрәктән һәм кан тамырларыннан тора. Кан ка­рынчыктан корсак аортасына керә. Аорта артерияләргә бүленә. Алар буйлап кан саңакларга килә, саңакларда артерияләр күп санлы вак кан тамырларына — капиллярларга тармаклана. Саңак капиллярларындагы кан, углекислый газдан арынып, кислородка байый һәм бу кан, арка артериясенә җыелып, тәннең бөтен орган­нарына, шулай ук мускулларына китә. Биредә куе капиллярлар челтәре аша кандагы кислород һәм туклыклы матдәләр — ту­кымаларга, ә алардан углекислый газ һәм тереклек эшчәнлегенең башка продуктлары канга күчә. Тукымалардан кан йөрәккә бару­чы тамырларга — веналарга җыела һәм алар буйлап йөрәгалдына килеп керә.
 
== Сулыш системасы ==
Сулыш системасы функциясен саңак капкачының эчке ягына урнашкан дүрт тулы саңак җәясеннән һәм бер рәт башлангыч яфракчыклардан торган саңаклар үти. Авыз һәм саңак капкачла­рының хәрәкәте нәтиҗәсендә авызга кергән су саңак куышлыгына куыла һәм саңак яфраклары аша, саңакларны юып, тышка чыга­рыла. Шулай газлар алмашы бара.
 
== Ашкайнату системасы ==
Ашкайнату системасы. Балыкларның күпчелек төрләренең авыз куышлыгында күп санлы конуссыман тешләр була. Авыз куышлыгы белән кыска үңәчкә илтүче йоткылык арасында чик беленми. Ашказаны төрле формада һәм төрле зурлыкта була, кайбер төрләренең ашказаны зәгыйфь үскән. Тирән суларда тереклек итүче ерткыч балыкларның ашказаны сузылучан, бу — озак ач торырга җайлашу, чөнки бик тирәндә табыш сирәк эләгә.
 
Эчәклекнең нәкъ башланган урынында ашкайнату өслеген арттыручы сукыр үсентеләр була. Бавырда эшләнгән үт сыекчасы үт куыгына җыела, аннан эчәкнең алгы бүлегенә керә. Ашказаны асты бизләренең юллары эчәклекнең башлангыч бүлегенә ачыла.
 
Күпчелек сөякле балыкларның һава тулган йөзү куыгы була. Ул ашкайнату көпшәсенең арка ягы үсентесе кебек үсеш ала. Соң­рак күп кенә төрләрендә йөзү куыгы үңәч белән бәйләнешен югалта, ләкин кайберләрендә бәйләнеш гомер буена саклана. Йөзү куыгы, нигездә, гидростатик функцияне үти, ягъни вертикаль яссылыкта балыкның ирекле хәрәкәтен тәэмин итә. Аның стенасы капиллярлар челтәре белән яхшы тәэмин ителгән. Бик тиз тирәнгәтөшкәндә, балык тәненә басым кинәт арта, һәм һава куыктан канга күчә. Нәтиҗәдә балыкның чагыштырма авырлыгы арта, бу аның чумуына булышлык итә. Өскә йөзеп чыкканда, киресенчә, суның басымы һәм газларның канда эрүчәнлеге кими, һәм газ кан тамырларыннан һава куыгына чыга.
== Бүлеп чыгару системасы ==
Бүлеп чыгару системасы озын тасмасыман бөерләрдән гыйба­рәт. Алар умырткалыкның ике ягында йөзү куыгы өстендә ята. Бөерләрнең эчке кырыеннан сидек юллары сузылган, алар, бер каналга тоташып, аналь ачыклык артында, җенес юлыннан аерым, тышка ачыла. Кайбер төрләрендә сидек куыгы да була.
== Үрчү органнары ==
Үрчү органнары — нарлы орлыклыклар һәм күкәйлекләр — аерым каналлар белән җенес юлы булып тышка ачыла. Күкәй кү­зәнәкләр (уылдыклар) вак, юка къойкъасыман тышчалы; балык­ларда, кагыйдә буларак, тышкы аталану.
 
== Чыганаклар ==
* [http://tatar.org.ru/kurs/7-biologiya/cyr_161.php БИОЛОГИЯБиология В.Б. Захаров, Н.И. Сонин]
 
{{Тәрҗемә|ru|Рыбы}}