Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Muhtac (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Zahidullabot (бәхәс | кертем)
к Робот үзгәртте: кара - карагыз using AWB (7660)
Юл номеры - 1:
[[Файл:Streets reklama.jpg|right|250px|thumb|Урам рекламасы мисалы]]
'''Рекла́ма''' — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла. <ref name="ReferenceA">[Русия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]</ref>
 
'''''Реклама бирүче''''' дип аны җитештерү, урнаштыру, тарату өчен кирәкле мәгълүматка ия юридик яки физик зат, аның чыганагы атала. <ref>[Русия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]<name="ReferenceA"/ref>
 
'''''Реклама җитештерүче''''' – радио, телевизион, элемтә каналлары, эфир вакытына бәйле техник чаралар кулланып, рекламаны урнаштыру һәм тарату белән шөгыльләнүче юридик яки физик зат. Ә '''''рекламаны кулланучылар''''' исә реклама җиткерелеп, шуның нәтиҗәсендә, тәэсир ителә торган юридик һәм физик затлар була.<ref>[Русия Федерациясенең 1995 елның 25 июленнән гамәлгә кергән «Реклама турындагы» Законы ]<name="ReferenceA"/ref>
 
«Татар теленең аңлатмалы сүзелеге»ндә рекламаның түбәндәге мәгънәләре урын алган: реклама файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һәм башкаларны тарту, аларның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара. Берәр кеше яисә берәр нәрсә турында популярлык, шөһрәт тудыру максаты белән мәгълүмат тарату; кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү берәр кеше яисә берәр нәрсә турында хәбәр-мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һәм башкалар.
Юл номеры - 49:
 
Галимнәр В.В. Ученова, Н.В. Старых Идел буе Болгар дәүләте чорыннан алып [[Казан ханлыгы]] җимерелгәнгә кадәр телдән яшәп килгән рекламаның 3 төрен күрсәтәләр:
# Шәһәрдән шәһәргә йөреп сату иткән вак кәсепчеләр, һөнәрчеләрнең реклама эшчәнлеге. Әлеге кәсепчеләр төймә, энә, арзан бизәнү әйберләре, тукымалар белән сату иткән. Шәһәр эчендә сату итүчеләр вак тәмләткечләр, кәнфит, җәен квас белән сату иткәннәр, вак һөнәрчеләр (савыт-саба ямаучылар, кием-салым тегүчеләр, күмер сатучылар) үз хезмәтләрен кычкырып мактап йөрергә мәҗбүр булган.
# Төп сату урыннары яки кибетләре булган сатучыларның рекламасы. Әлеге төргә кибет төбендә чакырып торучылар рекламасы керә. Үз кибет товарын тәкъдим итү билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып башкарылган. Мәсәлән, 1) башка сәүдә урыннарындагы товарны яманламаска, 2) чит сатучылар турында тискәре сүз сөйләмәскә.
# Ярминкәләр рекламасы. Борынгы чорларда ярминкәләр мәдәни учак ролен үтәгән, чөнки анда барлык сәяси, иҗтимагый, көнкүреш яңалыклары таратылган. Ярминкәләр үсеше - борынгы рекламаның үсешенә йогынты ясаган факторларның әһәмиятлесе. Тарих материалларына нигезләнеп, шул чор төрки-татар халкы тормышында да сәүдә, базар мөнәсәбәтләренең алга китүен әйтә алабыз. Алтын Урда, Казан ханлыгында киң таралган ярминкәләрне гадәти базарлардан традиционлык, тамашалылык һәм бер урынга бәйле булуы аерып торган. Башкалардан аерылып тору максатыннан кәсепчеләр еш кына сатарга куелган товарларга билге ясаган. Һәм бу күренеш гадәткә кереп киткән. Ярминкәләрдә сөрән салучыларның абруе тагын да үскән, товар белән кызыксындыру өчен реклама сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән, сәхнәләштерелгән рекламага кадәр барып җиткән . Ярминкәдә сатучы, үз товарым үтсен дисә, иң эффектлы һәм нәтиҗәле ысуллардан файдаланырга тиеш булган, хәтта махсус такмаклар уйлап табылган.
Юл номеры - 77:
Шулай да, алдынгы татар сәүдәгәрләре үз рекламаларын татар газеталары булмаганлыктан, рус телле газеталарда бастырырга мәҗбүр булга, чөнки алар зур регионга таралып, күбрәк халык тарафыннан укылган.
 
Реклама һәрвакыт үзе иҗат ителгән чорның рухын чагылдыра, кешеләрнең көнкүреш мәшәкатьләрен тасвирлый, психологиясен ачып бирә. Мәсәлән, Хәлим Ахмеровның сәгать кибетенә рекламасы: «Хәлим Ахмеровның сәгать кибетендә төрледән төрле сәгатьләр: стена, аш бүлмәсе сәгатьләре, төрле механизмлы кесә сәгатьләре, будильниклар, музыкаль тартмалар. Һәм Яңалык! Сәгать сукканда әтәч кычкыруын ишетәсегез килсә, безгә килегез! Печән базары. Сәйдәшев кибеты янында». <ref>[Казанский биржевой вестник. – 1888. – 1 январь]</ref>
 
Әлеге рекламаларда шул чорның көндәлек тормыш сулышы чагыла. Мәсәлән, сәүдәгәр Апанай кунакханәсенә реклама: «Шәһәребез кунаклары өчен иң уңайлы һәм кыйбат булмаган номерлар һәм мебельле бүлмәләр. Печән базары Мәскәү урамындагы кунакханәдә бер айга һәм бер тәүлеккә номерлар алу: бер тәүлеккә 20 тиеннән 1 сум 20 тиенгә кадәр; бер айга 4 сумнан 15 сумга кадәр. Номерда торучыларга уртак аш бүлмәсендә аш әзерләү мөмкинлеге бар. Атлар һәм экипажлар өчен уңайлы ишек алды бар. Номерларга су уздырылган.»<ref>[Казанский биржевой листок. – 1886. – 5 июнь]</ref>
Юл номеры - 125:
 
Алга киткән капиталистик илләрдә реклама эшчәнлеге җитештерү, икътисад, сәүдә-базар мөнәсәбәтләре белән тыгыз бәйләнгән, реклама төшенчәсе капитал, конкуренция (көндәшлек), маркетинг төшенчәләре белән тиң кулланыла. Шуның белән беррәттән реклама кеше аңында массакүләм аралашу чаралары белән дә (газета, журнал, радио, телевидение белән) янәшә тора. Шуңа күрә дә реклама саф икътисади күренеш булып кына калмыйча, сәясәткә, идеологиягә, әхлак-тәрбиягә дә караган катлаулы, үзенчәлекле бер җәмгыятьнең төрледән-төрле катламнарына да, тулаем бөтен халыкка да икътисади максатларны гына күздә тотып түгел, сәяси, идеологик, дини һ.б. максатларны да күздә тотып йогынты ясау мөмкинлеген бирә. Шуны истә тотып, хакимият башлыклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, сәяси партияләр, бигрәк тә, сайлау кампанияләре барышында, рекламадан бик оста файдаланалар. Сәүдә-базар мөнәсәбәтләре алга чыккан заманда, реклама көчле коммуникация чарасына әверелә бара. Тик әлегә бу процессның төгәл механизмнары эшләнеп бетмәгән. Күтәрелгән проблемаларны хәл итәрдәй яңа буын тәрбияләү эшендә безнең методик әсбап билгеле бер өлеш кертер дип өметләнәбез.
 
 
== Реклама төрләре ==
Строка 241 ⟶ 240 :
* Тамашачының игътибарын беренче 5 секундта җәлеп итәргә кирәк, юкса игътибар югала.
* Реклама сюжеты тәкъдим ителә торган әйбер тирәсендә түгел, ә аннан файдаланучы кеше тирәсендә корылган булса, рекламаның кызыксындыру көче арта.
 
 
=== Сәүдә өлкәсенә бәйле булмаган реклама. ===
Строка 362 ⟶ 360 :
 
Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып шуны әйтергә була: әлеге законның аерым маддәләре җентекләп тикшерүне сорый. Аеруча рекламаның кеше психологиясенә тәэсирен чикли торган яңа маддәләр сорала.
== Шулай ук каракарагыз ==
[[Контекст реклама]]
== Чыганаклар ==
* Татар рекламасы теле. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары өчен уку-укыту методик кулланмасы.—Казан: КДМСУ мәгъл.-нәшр. үзәге, [[2009 ел|2009]]. – 88 б.
 
== Искәрмәләр ==