Леонардо да Винчи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 36:
===[[Горгона Медуза|Медуза]] Калканы турында риваять===
[[Вазари, Джорджо|Вазари]] үзенең “Иң мәшһүр рәссамнарның, сынчыларның һәм архитекторларның тормышлары тасвиры”нда сөйләгәнчә, бер вакыт бер таныш авыл хезмәткәре Леонардоның әтисеннән түгәрәк агач калкан өстенә рәсем ясау өчен рәссам табырга сораган. Сер Пьеро калканны үз улына биргән. Леонардо Медуза башын сурәтләргә уйлаган, ә карап торучыга тиешлечә тәэсир итсен өчен, натура буларак кәлтә, елан, чикерткә, күбәләк кортларын, очучы тычкан һәм “башка җан ияләрен” кулланган, “шуларның күбесеннән шактый шыксыз һәм куркыныч җанвар ясаган, ул үзенең сулавы белән һаваны агулаган һәм яндырган”. Нәтиҗә аның өметеннән дә артык булган: ясап бетергән эшен Леонардо әтисенә күрсәткәч, ул курыккан. Улы аңа шулай дип әйткән: “Бу әсәр ясалган максатына хезмәт итә. Аны алыгыз һәм бирегез, чөнки бу сәнгать әсәрләреннән көтелгән гамәл”. Шулай да, Сер Пьеро Леонардоның эшен [[Флоренция|Флоренциядә]] 100 дукатка саткан. Риваять буенча, бу калкан [[Медичи]] гаиләсенә күчкән, ә югалгач, Флоренциянең тулы хакимияткә ия хуҗаларын халык куган. Күп елдан соң, кардинал дель Монте Медуза Горгона сурәте белән рәсемгә [[Караваджо]]га заказ биргән. Яңа талисман [[Фердинанд I Медичи]]га улы өйләнүенә бүләк ителгән. <ref name="Махов">А. Махов. Караваджо. — М.: Молодая гвардия. (ЖЗЛ). 2009. с. 126—127 ISBN 978-5-235-03196-8</ref>.
 
===Вероккьо остаханәсе===
Вероккьо остаханәсе шул вакыт Италиянең интеллектуаль үзәгендә, Флоренциядә урнашкан, бу Леонардога гуманитар фәннәрне өйрәнергә һәм шулай ук кайбер техник алымнарны өйрәнергә мөмкин иткән. Ул сызым, химия, металлургия, металл, гипс һәм тире белән эшне өйрәнгән. Моннан тыш, яшь өйрәнчек рәсем, сынчылык сәнгате һәм модельләр ясау белән шөгыльләнгән. Остаханәдә [[Гирландайо]], [[Перуджино]], [[Боттичелли]] һәм [[Лоренцо ди Креди]] кебек мәшһүр осталар еш булган. Соңыннан, хәтта Леонародоның әтисе аны үз остаханәсенә алганнан соң да, ул Вероккьо остаханәсе белән хезмәттәшлеген дәвам иткән.
1473 елда, 20 яшендә, Леонардо да Винчи Изге Лука Гильдиясендә оста квалификациясенә ия була.
 
 
[[Файл:Vinci casa Leonardo.jpg|thumb|Леонардо бала чагында яшәгән өй.]]