Леонардо да Винчи: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 33:
Леонардога 13 яшь булганда, аның үги әнисе бала тапканда үлә. Әтисе янә өйләнә – һәм тиздән тагын тол ир булып кала. Ул 67 яшь яшәгән, дүрт мәртәбә өйләнгән булган һәм аның 12 баласы булган. Әтисе Леонардоны гаилә һөнәренә җәлеп итеп караган, әмма уңышка ирешмәгән: улы җәмгыять кануннары белән кызыксынмаган.
Хәзерге мәгънәдә Леонардоның [[фамилия|фамилиясе]] булмаган; “да Винчи” фәкать ''" [[Винчи (шәһәре)|Винчи]] шәһәрчегеннән дигәнне аңлата <nowiki>»</nowiki>''. Аның тулы исеме - Leonardo di ser Piero da Vinci, ягъни, “Винчи шәһәреннән Леонардо, Пьероның улы”.
 
===[[Горгона Медуза|Медуза]] Калканы турында риваять===
[[Вазари, Джорджо|Вазари]] үзенең “Иң мәшһүр рәссамнарның, сынчыларның һәм архитекторларның тормышлары тасвиры”нда сөйләгәнчә, бер вакыт бер таныш авыл хезмәткәре Леонардоның әтисеннән түгәрәк агач калкан өстенә рәсем ясау өчен рәссам табырга сораган. Сер Пьеро калканны үз улына биргән. Леонардо Медуза башын сурәтләргә уйлаган, ә карап торучыга тиешлечә тәэсир итсен өчен, натура буларак кәлтә, елан, чикерткә, күбәләк кортларын, очучы тычкан һәм “башка җан ияләрен” кулланган, “шуларның күбесеннән шактый шыксыз һәм куркыныч җанвар ясаган, ул үзенең сулавы белән һаваны агулаган һәм яндырган”. Нәтиҗә аның өметеннән дә артык булган: ясап бетергән эшен Леонардо әтисенә күрсәткәч, ул курыккан. Улы аңа шулай дип әйткән: “Бу әсәр ясалган максатына хезмәт итә. Аны алыгыз һәм бирегез, чөнки бу сәнгать әсәрләреннән көтелгән гамәл”. Шулай да, Сер Пьеро Леонардоның эшен [[Флоренция|Флоренциядә]] 100 дукатка саткан. Риваять буенча, бу калкан [[Медичи]] гаиләсенә күчкән, ә югалгач, Флоренциянең тулы хакимияткә ия хуҗаларын халык куган. Күп елдан соң, кардинал дель Монте Медуза Горгона сурәте белән рәсемне [[Караваджо]]га заказ биргән. Яңа талисман [[Фердинанд I Медичи]]га улы өйләнүенә бүләк ителгән. <ref name="Махов">А. Махов. Караваджо. — М.: Молодая гвардия. (ЖЗЛ). 2009. с. 126—127 ISBN 978-5-235-03196-8</ref>.
 
[[Файл:Vinci casa Leonardo.jpg|thumb|Леонардо бала чагында яшәгән өй.]]