Кара тишек: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ерней (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «'''Кара тишек''' — гадәттән тыш тартым белән киңлек-вакыт өлкәсе, шуңа күрә аны хәтта [[яктылык тиз...»
(аермасы юк)

25 мар 2011, 19:46 юрамасы

Кара тишек — гадәттән тыш тартым белән киңлек-вакыт өлкәсе, шуңа күрә аны хәтта яктылык тизлеге белән йөрүче объектлары да ташлап китмиләр (яктылык квантлары да).

Бу өлкәнең чиге вакыйгалар офыгы дип атала, ә аның хас зурлыгы — тартым радиусы. Иң гади очракта, сферик симметрияле кара тишекта ул Шварцшильд радиусына тигез:

,

биредә cяктылык тизлеге, M — җисемнең массасы, Gтартым даими зурлыгы.

Мондый киңлек-вакыт өлкәләре барлыгының теоретик ихтималлыгы Эйнштейн тигезләмәләренең төгәл чишелешләреннән килеп чыга. Алардан беренчесене 1915 елда Карл Шварцшильд чыгарды. Атаманың авторы төгәл билгеле түгел[1], әмма аны Джон Арчибальд Уилер таратты һәм беренче мәртәбә халык алдында 1967 елның 29 декабрьда «Безнең Галәм: мәгълүм һәм мәгълүм булмаган нәрсәләр (Our Universe: the Known and Unknown)» лекциясендә кулланды[2]. Элегрәк мондый астрофизик объектларны «коллапсланган йолдызлар» яки «коллапсарлар» (ингл. collapsed stars сүзеннән), һәм ушандак «каткан йолдызлар» (ингл. frozen stars)[3] дип атаганнар.

Искәрмәләр

  1. Michael Quinion. Black Hole. World Wide Words. 2009-11-26 тикшерелгән.
  2. Лекциянең тексты «Phi Beta Kappa» студент җәмгыяте The American Scholar (Vol. 37, No. 2, Spring 1968) журналында һәм «Sigma Xi» җәмгыяте American Scientist (1968, Vol. 56, No. 1, Pp. 1—20) журналында басылган. Бу эштәге бит чираттагы китапта күчереп бастырдылар: V.P. Frolov and I.D. Novikov, Black Hole Physics: Basic Concepts and New Developments, (Kluwer, Dordrecht, 1998), p. 5.
  3. Чёрные дыры во вселенной