Ак төннәр: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот кушты: az, bg, da, de, en, eo, es, fr, he, hu, ja, lt, lv, nl, pl, pt, simple, sr, sv, uk
Ерней (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
[[Русия]]дә ак төннәр зонасының көньяк чиге Полтава киңлеге, ягъни 49° [[төньяк киңлеге]] сызыгы (66½−17½°) аша үтә. Биредә елда бер тапкыр — [[22 июнь]]дә ак төн була. Бу киңлектән башлап, төньяккә таба киткән саен ак төннәр яктырак һәм аларның чоры озынрак була бара. [[Самара]]да да, [[Казан]]да да, [[Киров]]та да һәм [[Енисейск]]ида да ак төннәр була, ләкин бу шәһәрләр [[Санкт-Петербург]]тан көньяктарак булганлыктан, алардагы ак төннәр ул кадәр якты булмыйлар һәм аларның чоры да кыска була (22 июнь тирәсендә).
 
== Кара көннәр ==
Кояшның тәүлеклек юлы офык артына аз гына да төшмичә, офыкка тиеп кенә китә торган булса, ул урыннарда кичке яктылыкка таң килеп тоташу түгел, өзлексез көн булып тора. Андый күренешне 65°42′ киңлегендә күрә башларга мөмкин, ул урыннарда ярты төн кояшы хөкем сөрә башлый. Тагын да төньяккарак киткәч, 67°24′ киңлегеннән алып, өзлексез төннәр башлана, анда кичке яктылык белән иртәнге яктылык төн уртасында кушылмый, ә төш авышкач кушылып китә. Димәк «кара көн» хасил була. Кара көннең яктылыгы да ак төн яктылыгы белән бер дәрәҗәдә була. «[[Кара көннәр]]» өлкәсендә тоташ якты көннәр, ягъни ярты төн кояшы чыга торган чаклар да була, ләкин алар елның башка бер вакытына туры киләләр. Июнь аенда Кояш һичбер батмый торган урыннарда декабрьда тоташ төн башлана, ягъни Кояш чыкмый.
 
== Чыганаклар һәм әдәбият ==
* ''Перельман, Я.И.'' '''Кызыклы астрономия.''' Русча 8 нче басмадан тәрҗемә. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 232 б.
 
[[Төркем:Табигать күренешләре]]