Нурихан Фәттах: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
== Тормыш юлы һәм иҗаты ==
Нурихан Фәттах [[1928 ел|1928 елның]] [[25 октябрь|25 октябрендә]] [[Башкортстан]] АССРның Яңавыл районыныдагырайонындагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. [[1946 ел|1946 елда]] беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, [[Казан]]га килеп, [[Казан дәүләт университеты|Казан дәүләт университетының]] татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, [[1951 ел|1951 елдан]] [[1952 ел]]га кадәр [[Татарстан китап нәшрияты|Татарстан китап нәшриятының]] яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда [[Чистай]] шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. [[1953 ел|1953 елның]] маеннан, яңадан казангаКазанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.
 
Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәсрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре [[1944 ел|1944 елда]] "Совет әдәбияты" (хәзерге [["Казан утлары"]]) журналында, ә [[1948 ел|1948 елда]] "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. [[1955 ел]]да студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.