Галимҗан Нигъмәти: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 7:
| тулы исем = Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин
| һөнәр = язучы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог
| туу датасы =
| туу җире = [[Башкортстан]]ның Чишмә районы Өйдерәкбаш авылы
| гражданлык =
| милләт =
| үлем датасы =
| үлем җире =
| әти =
Юл номеры - 31:
[[Мәскәү]] чорында (1921—1926) Галимҗан Нигъмәтинең журналистика, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендәге актив иҗат эшчәнлеге башлана. Ул яшь совет матбугатының һәм әдәбиятының төрле мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр һәм марксизм-ленинизм тәгълиматы, социализм нигезләре турында популяр характердагы фәнни хезмәтләр язып бастыра «Октябрь һәм әдәбият» ([[1922 ел|1922]]), «Карл Маркс безгә нәрсәләр калдырды?», ([[1922 ел|1922]]), «Адәмнәр ничек яратылган?» ([[1924 ел|1924]]), «Ленин һәм пролетариат революциясе» ([[1924 ел|1924]]) кебек мәкаләләре һәм «Коммунизм турында» ([[1924 ел|1924]]), «Әдәбият мәйданында» ([[1925 ел|1925]]) исемле китаплары әнә шул иҗади активлык турында сөйли.
[[1926 ел]]ның ахырында Галимҗан Нигъмәти [[Казан]]га килә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «[[Ватаным Татарстан]]») газетасының баш редакторы итеп билгеләнә.
Бу елларда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби тәнкыйть эшчәнлеге тагы да киңрәк колач белән җәелеп китә. 1927—1932 еллар арасында гына да ул дүрт китап, иллегә якын әдәби тәнкыйть мәкаләсе язып бастыра. Аның бу хезмәтләрендә татар язучыларыннан [[Мәҗит Гафури]], [[Гафур Коләхметов]], [[Дәрдемәнд]], [[Галимҗан Ибраһимов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кави Нәҗми]], [[Һади Такташ]], [[Афзал Шамов]], [[Ибраһим Гази]], [[Гомәр Толымбай]] һәм башкаларның иҗатлары тикшерелә. Ул шулай ук [[Лев Толстой]], [[Антон Чехов]], [[Максим Горький]] кебек рус әдәбияты классикларының иҗатлары турында да мәкаләләр яза. Ул бигрәк тә [[Галимҗан Ибраһимов]] иҗатын өйрәнүгә игътибарын юнәлтә һәм аңа күләмле берничә мәкаләсен багышлый («Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г. Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932; «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928 һ. б.).
|