Нәбирә Гыйматдинова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Нәбирә Гыйматдинова''' – [[татарлар|татар]] язучысы.
 
==Биография==
Нәбирә Гыйматдинова [[1956 ел]]ның [[20 октябрь|20 октябрендә]] [[Татарстан]]ның [[Аксубай районы]] Караса (Карасу) авылында туа. [[1971 ел]]да сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, [[Иваново]] шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. [[1973 ел]]да [[Казан]] шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала.
Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. [[1974 ел]]да «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларында басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап бастырып чыгара, хәзер исә «Идел» журналы редакциясендә эшли. [[1985 ел]]да Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, [[2001 ел]]да Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. [[1996 ел]] да Татарстан рестубликасының атказанган сәгать эшлеклесе дигән исем ала.
Әсәрләрендә төп темаларның берсе – хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усаллык, я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар. Алар – табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.