Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
'''Сәлмән әл-Фәриси''' ([[гарәп.]]سلمان الفارسي) - [[Мөхәммәд пәйгамбәр]] галәйһиссәләмнеңнең билгеле [[сәхабә]]ләренең берсе. Мөхәммәд галәйһиссәләмпәйгамбәр аны бик хөрмәтләгән, хәтта аны үзенең гаиләсе (әһлүл-бәйт) әгъзасы итеп игълан иткән.
==Тормыш юлы ==
Сәлмән [[Иран]]да [[Исфахан]]нан ерак түгел булган Җәйй авылында туа. Исламга хәтле исеме Бузахшан улы Мабах була.
Аның әтисе [[зороастризм]] динендә була. Бервакыт Сәлмән [[христианнар]] белән очраша, һәм алар динен әйбәтрәк дип таба. Әтисенә сөйләгәч, әтисе аны богаулап куя, ләкин Сәлмән христианнар белән яшерен рәвештә элемтәдә тора. [[Сүрия]]гә христианнар кәрваны барганын белгәч, алар белән качып китә. Анда берничә монахта хезмәт итә. ҮлерҮләр алдыннан соңгы остазы аңа [[Гарәпстан]]да ахыргы пәйгамбәр киләчәген һәм аның кайбер билгеләрен әйтә.
Шуннан соң Сәлмән әл-Фәриси [[гарәпләр]] кәрванына ияреп, [[Хиҗаз]]га таба юнәлә. Кәрванчылар Сәлмән терлеге хисабына аны гарәпстангаГарәпстанга алып барырга ризалашалар, ләкин алар, сүзләренә хыянәт итеп, аны Вәди әл-Куррадагы яһүдигә саталар. Аннары әлеге яһүди аны [[Мәдинә]]дәге бәну курайза яһүдиенә сата.
[[Һиҗрәт]]тән соң, Сәлмән Мөхәммәднең христиан монахы сурәтләгән кешегә туры килүен күреп ислам кабул итә. [[Һ. 5]] елга кадәр (акча түләп ирек алганчы) Сәлмән кол була, шуңа күрә [[Хандак сугышы|Хандакка]] хәтле сугышларда катнаша алмый. Чокыр сугышында мөселманнарга 10 меңлек [[мөшрик]]ләр гаскәренә каршы торырга туры килә. Мәдинәдә оборонасаклану позициясен алырга булалар, ләкин шәһәр ныгытылмаган булу сәбәпле, аны яклау бик авыр була. Әлеге хәлдән чыгу юлын Сәлмән күрсәтә: шәһәр тирәсен атлар чыга алмаслык чокыр белән әйләндереп алырга тәкъдим итә. Әлеге фикер Мөхәммәд галәйһиссәләмгәпәйгамбәргә ошый. Чокыр казу нәтиҗәсендә мөшрикләр гаскәре һөҗүмен кире кайтаралар.
Сәлмән әл-Фәриси һәрвакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмпәйгамбәр белән була, ә аның үлеменнән соң, [[Әбу Бәкер]] хәлифәлеге вакытында Мәдинәдә кала. [[Гомәр]] хәлиф булгач, Сәлмән Иранга каршы сугышларда катнаша. Ул [[Сәгъд ибн Әби Вәккас]] җитәкчелегендәге гаскәрләрдә була. Сәлмән үзенең милләттәшләре исламга күчсен өчен күп тырыша. Иран башкаласы [[Мәдәин]]ны алган вакытта, ул шаһның сарай сакчыларын бирелергә күндерә. Сәгъд ибн Әби Вәккас әлеге шәһәрне мөселман гаскәрләренең штабы итәргә уйлый, ләкин [[Гомәр]] уңайлырак урын сайларга әмер бирә, һәм Сәлмән белән [[Хузәйфә]] Мәдәиннән көньяктарак [[Ефрат]] ярында [[Куфә]] шәһәренә нигез салалар ([[һ. 17]]/[[638]]). Гомәр Сәлмәнне Мәдәин шәһәре башлыгы итеп билгели. Ул шунда [[һ. 36]] елда 80 яшендә вафат була (кайбер чыганакларда башка даталар күрсәтелә).
|