Кече Җидегән йолдызлыгы: юрамалар арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.6.5) (робот кушты: mhr:Шордошӱдыр (тӱшка шӱдыр))
Нет описания правки
== Атамалар ==
 
[[Татарлар]]да бу йолдызлыкны Акбүзат дип атыйлар. Акбүзат — ул акбүз [[аттөсмер]], ак-күкдәге [[төсмерат]]дәге ат. Башка халыкларда бу йолдызлык '''Кече Аю''' ({{lang-la|Ursa Minor}}, {{lang-ar|الدب الأصغر}}, {{lang-ru|Малая Медведица}}) дип атыйлар. Йолдызлыкны Кече Аю, якындагы Олы Аю ([[Җидегән йолдызлыгы|Җидегән]]) аермалы буларак, атыйлар.
 
=== Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат һәм Җидегән турында риваять ===
[[Котып йолдызы]] [[төрки халыклар]]да күккә кагылган «тимер казык» итеп күз алдына китерелгән һәм, янә килеп, татарларда аның янындагы ике йолдыз шул казыкка бәйләп куелган Акбүзат һәм Күкбүзат дип исемләнгән елкылар итеп күзалланган. Х. Мәхмүтов тарафыннан китерелгән бер риваятьтә бу турында болай диелә: «Шул казык тирәсеннән китә алмыйча утлап йөргәндә, аларны җиде карак ([[Җидегән йолдыз]]) урлап китәргә ниятләгән, имеш. Болар Акбүзат һәм Күкбүзат артыннан әй чабалар, әй чабалар, әмма куып җитә алмыйлар, ди» (''Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төз. Х.Ш. Мәхмүтов. — Казан, 1987'')<ref>[http://www.ksu.ru/f11/bin_files/uz_2006!75.pdf Казан дәүләт университеты. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты. Фәнни язмалар — 2006. — Казан, 2007. — Б. 71]</ref>.
 
=== Табышмак ===
 
* Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, дуласа да бер тирәдән китә алмый (''Тимерказык, Акбүзат, Күкбүзат йолдызлары'').
 
=== Әйтем ===
 
* Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимерказык бер ялгыз.
 
=== Нәтиҗә ===
 
Бәлки, бу халык сөйләм мирасында йолдызлыкның β — Акбүзат йолдызы, ә γ — Күкбүзат йолдызы дип атыйлар, әмма туры күрсәтмәләр әле табылмаган.
 
== Искәрмәләр ==
 
<small><references/></small>
 
[[Төркем:Йолдызлыклар]]
4030

правок