Атилла Расих: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
Рашат Якупов (бәхәс | кертем) кТөзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 27:
Ул [[1916 ел]]ның [[16 сентябрь|16 сентябрендә]] [[Төркия]]нең [[Истанбул]] шәһәрендә дөньяга килә. [[Беренче бөтендөнья сугышы]] чорында аның әтисе Кадыйр (Габделкадыйр) җәмәгате һәм якын туганнары белән хаҗ сәфәренә киткән җиреннән, ил чикләре ябылу сәбәпле, [[Төркия]]дә тоткарланып калган була. Русиядәге төп торган җирләренә — [[Троицк]] шәһәренә алар Атилла туганнан соң ике ел ярым вакыт үткәч — [[1918 ел]]ның мартында гына әйләнеп кайталар, ә баланың туу вакыты бабасы Зәйнулла хәзрәт тарафыннан ялгышыпмы, башка берәр сәбәптәнме мәчет дәфтәренә (метрикага) [[1916 ел]] белән теркәлә.
Унике яшенә кадәр Атилла Троицк шәһәрендә яши һәм татар мәктәбендә укый. Алтынчы сыйныфка укырга килгәч, аны мулла малае сылтавы белән мәктәптән сөрәләр. Шуннан соң Рәсүлевләр гаиләсе [[1928 ел]]да Троицкины ташлап [[Казан]]га күчеп китәргә мәҗбүр була. Биредә Атилла укуын бишенче сыйныфтан башлап җидееллык рус мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы урта белем бирә торган ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбендә дәвам иттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, ул [[1933 ел]]ның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. Югары белем алуны үзенә максат итеп куйган Атилла шул елны ук [[
Аннары Атилла Расих [[Казан]]га кайта, монда идеологиягә бөтенләй катышы булмаган уку йортына — [[Казан дәүләт ветеринария институты]]на укырга керә. Анда ул [[1934 ел|1934]]—[[1938 ел|1938]] елларда укый. Институтны тәмамлагач, бераз [[Дагстан]]да, аннары Татарстан Җир эшләре комиссариатында зоотехник булып эшли. [[1940 ел]]ның гыйнварында хәрби хезмәткә чакырыла һәм, хәрби хезмәт мөддәте туларга санаулы көннәр генә калганда [[Алмания]] белән сугыш башланып, [[1941 ел]]ның көзендә фронтка озатыла, Ватан сугышы беткәнче, хәрәкәттәге армиядә була: хәрби фельдшер сыйфатында [[Мәскәү]]дән алып [[Эльба елгасы]] ярларына кадәр сугышчан юл уза.
|