Фәхрелислам Агиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Ерней (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
|Псевдонимнар =
|Туу датасы = 12.03.1887
|Туу урыны = Тенишево авылы, КраснослободскийКраснослободск районрайоны, [[Мордовия]]
|Үлем датасы = [[1938 ел]]
|Үлем урыны = [[Мәскәү]], [[СССР]]
Юл номеры - 23:
|Сайт =
}}
'''Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев''' ({{lang-ru|Фахрель-Ислам Невмятуллович Агеев}}; [[1887]]—[[1938]]) — профессиональ [[татар]] балалар [[язучы]]сы, мөгаллим, журналист, нәшир.
 
Ул [[1887 ел]]да [[Тамбов губернасыныңгубернасы]]ның Тимникәү[[Төмән өязе]] Тенишево авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, [[Харбин]]га китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, [[1905 ел]]гы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. [[1906 ел]]да Фәхрелислам Агиев [[Казан]]га килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. [[1908 ел|1908]]—[[1915 ел|1915]] елларда [[Казан]] шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре [[1907 ел]]дан башлап [[Казан]]да чыга торган «әлһислах», «әхбар» газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.
 
Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. [[1913 ел]]ның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен «Ак юл» исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган [[Бари Рәхмәт]], әдип [[Нәкый Исәнбәт]]нең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.
Юл номеры - 33:
Фәхрелислам Агиев совет чорында көндәлек матбугатта әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләре белән дә чыгышлар ясый. Ул беренче татар пролетар язучысы [[Гафур Коләхмәтов]]ның иҗат биографиясен өйрәнеп, әдипнең беренче әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.
 
Фәхрелислам Агиев [[1938 ел]]да [[Мәскәү]] төрмәсендә атып үтерелгән дип санала<ref>Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: ТатарстанТатар. китапкит. нәшриятынәшр., 2009.</ref>. Кабере билгесез.
 
== Искәрмәләр ==
{{Reflist}}
 
{{DEFAULTSORT:Агиев, Фәхрелислам}}
 
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Балалар язучылары]]
{{DEFAULTSORT:Агиев, Фәхрелислам}}
 
[[ru:Агеев, Фахрель-Ислам Невмятуллович]]