Мөхетдин Корбангалиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Руфинә (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Руфинә (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Мөхетдин Хафиз улы Кобангалиев (1873-1941)''' - татар филологы, педагог, профессор (1930), Хезмәт Герое (1928), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940). М.Корбангалиев мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыра. Халык өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуын һәм мәктәптз аның укыту теле булырга тиешлеген алга куя. Туган телдә укыту балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбияләүдә яхшы чыганак дип саный. Хезмәтләре: "Ана телен укыту методикасы" (1918), "Укырга-язарга өйрәтү методикасы" (1940)М.Корбангалиев татар теле орфографиясен камилләштерү буенча да күп хезмәт куя. 1939 нчы елда Шиһаб Рамазанов белән бергә татар теле алфавитын рус графикасына күчерүне тәртипкә сала.
 
1873 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районындагы Биектау авылында туа.
 
1895 нче елда Казан шәһәрендәге Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә укыта.
 
1903 нче елда Казандагы балалар йортына мөдир итеп билгеләнә. Шушы елларда башлангыч һәм олылар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр чыгара. "Мәктәп" һәм "Мәгариф" журналлары белән хезмәттәшлек итә.
 
1928 нче елда шура хокукы факультетына лектор итеп куела. 1928-1929 нчы елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда, студентларның кайсы милләттән булуына карамастан, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә.
 
1941 нче елның 3 нче июнендә Казанда вафат була.
[[Төркем:Татар теле галимнәре]]