Шура (журнал): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 0 sources and tagging 1 as dead.) #IABot (v2.0.8
Tegebot (бәхәс | кертем)
к removing category per CFD, replaced: Русия → Россия using AWB
Юл номеры - 37:
«Шура» журналы татар миллионерлары ― алтын приискалар хуҗалары, агалы-энеле [[Шакир Рәмиев|Мөхәммәдшакир]] һәм [[Дәрдемәнд|Мөхәммәдзакир (''Дәрдемәнд'')]] [[Рәмиевләр]] наширлегендә чыгып килгән [[Вакыт (газета)|«Вакыт» газетасы]] белән бер үк вакытта чыгудан туктатыла. Бу ике атналык, рәсемнәр белән бизәлгән, әдәби, фәнни һәм тарихи журнал 1908 елның 20 гыйнварынннан ун ел буе өзлексез басылып килгән һәм аның барысы 240 саны чыккан. Татар журналлары арасында «Шура» иң күренеклесе була. Милли басмалар сафында материалга иң бае, энциклопедик характердагы басма буларак, абруй казанган, киң таралган, күп укылган. Татар матбугатында хезмәт иткән каләм ияләренең барысы да диярлек «Шура» журналында актив язышалар. Журналда даими рәвештә мәшһүр шәхесләр, зур вакыйгалар, гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, дини мәсьәләләр, тәрбия, сәламәтлек турында, тарихи язмалар, әдәби әсәрләр-шигырьләр, хикәяләр, мәзәкләр, библиография һәм тәнкыйть, редакциягә мөрәҗәгатьләр, аларга бирелгән җаваплар урын ала.
 
[[1918 ел]]ның [[31 гыйнвар|18 (31) гыйнварында]], Ырынбурдан {{Тәрҗемә ителмәгән 3|Александр Дутов|дутовчы|ru|Дутов, Александр Ильич}} ак казаклар куып чыгарылган көнне, җирле хакимият [[большевиклар]] фиркасенең Хәрби-революцион комитеты карамагына күчә. Әлеге комитет составында кызыл комиссар В. Н. Мискинов җитәкчелегендә Матбугат эшләре буенча махсус комиссия төзелә. 18 гыйнвар көнне үк комиссар Мискинов шәһәрдә чыгып килгән [[большевиклар|большевистик]] булмаган газеталарны ябу турында әмер чыгара<ref>''Ананьев В.'' Оренбургский военно-революционный комитет. ― Оренбург, 1959. ― С.6</ref>. 1918 елның 20 гыйнварында, әйтелгән әмер нигезендә, Ырынбурда 1917 елның октябреннән бирле нәшер ителеп килгән Ырынбур мөселман хәрби комитетының рәсми басмасы ― [[Безнең теләк (гәҗит)|«Безнең теләк»]] исемле атналык газета чыгудан туктатыла. Бер атна да узмый, [[1918 ел]]ның [[26 гыйнвар]]ында, 2309 саны чыкканнан соң, [[большевиклар]] карары белән, «Вакыт» газетасы да, 240 саны чыккан [[Шура (журнал)|«Шура» журналы]] да ябыла. Әлеге матбугат органнарының туктатылуы уңае белән, ул чакта Россиядә чыгуларын дәвам иткән татарча газеталарның барсында да диярлек махсус белдерү игълан ителгән:
<blockquote>
«Вакыт» {{comment|мөштәриләренә|яздырып алучыларына}}!<br/>
Юл номеры - 57:
== Искәрмәләр ==
<small>{{искәрмәләр}}</small>
 
{{Tatar 4.0-2021}}
 
{{DEFAULTSORT:Шура}}
[[Төркем:Татарча журналлар]]
[[Төркем:XX гасыр башы татар матбугаты]]
[[Төркем:РусияРоссия империясе журналлары]]
[[Төркем:Ризаэтдин Фәхретдин]]
[[Төркем:Дәрдемәнд]]
[[Төркем:Ырынбур матбугаты]]
 
{{Tatar 4.0-2021}}