Африка: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Mansur321 (бәхәс | кертем)
Mansur321 (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 508:
Көньяк Африканың ярымчүлләрендә һәм чүлләрендә бушменнар һәм готтентотлар яши. Тән төсләре коңгырт-сары, киң яссы йөзле булулары белән алар монголоидларга охшыйлар. Бушменнар пигмейлар кебек үк кыска буйлы, ләкин нәфис сөяклеләр.
 
Кайбер белгечләр эфиопларны арадаш расага кертәләр. Аларның тәне кызгылт төсмерле аксыл булуы белән аерылып тора. Тышкы кыяфәтләре белән эфиоплар европеоид расаның көньяк термигына якынрак торалар. Малагасиялеләр (Мадагаскар кешеләре) монголоид һәм негроид расалар кушылудан килеп чыккан.
 
Читтән килгән европалылар күбесенчә климат шартлары яхшы булган урыннарда яшиләр һәм материк халкының аз гына өлешен тәшкил итәләр. Африканың төньягында Урта диңгез ярлары буйлап французлар урнашкан, ә материкның иң коньяк читендә африканерлар (Нидерландтан күчеп килүчеләрнең нәселләре), инглизләр һәм пашкалар яши.
 
Африканың күп дәүләтләре, мәсәлән, Мисыр, Эфиопия, Гана, Бенин, Судан бик борынгы мәдәнияткә ия. Аларда һөнәрчелек, сәүдә, төзелеш эше алга киткән була. Африка халыклары, бик олып үсеш юлы үтеп, бөтендөнья мәдәнияте тарихына зур өлеш керткәннәр. Гүзәл сәнгать һәйкәлләре: борынгы төзелеш техникасының могҗизасы булган Мисыр пирамидалары, фил сөяген һәм агачны кисеп ясаган әйберләр, бронза сыннар сакланып калган. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, кешелек дөньясы мәдәният үсешендәге беренче уңышлары өчен барыннан да бигрәк Африкага бурычлы. Күпчелек илләре колониаль коллыктан азат ителгәннән соң, Африка мәдәнияте үз үсешендә яңа күтәрелеш кичерә.
 
=== Халкының урнашуы ===
Африкада халык саны 590 млн кешедән артып китә. Анда халык чагыштырмача алганда сирәк, һәм ул материк территориясе буйлап бик тигезсез урнашкан. Халыкның таралып урнашуына табигый шартлар гына түгел, тарихи сәбәпләр дә, беренче чиратта коллар белән сәүдә итү һәм колониаль хакимлек нәтиҗәләре йогынты ясаган.
 
Картаны анализлаудан күренгәнчә, Урта диңгез яр буйларында, Гвинея култыгында һәм материкның көньяк-көнчыгыш яр буйларында халык чагыштырмача тыгыз утырган. Нил елгасының дельтасында халык тыгызлыгы югары, анда 1 км2 га 1000 кеше туры килә. Материкның 1/4 енә якынын алып торган Сахара чүлендә барлык халыкның 1 % тан да кимрәге яши, ә кайбер өлкәләрдә кешеләр бөтенләй юк.
 
=== Материкның колониаль үткәне ===
Материкны колонияләштерү урта гасырларда ук башлана. Ә XX гасыр башына Европаның капиталистик илләре Африканың бөтен территориясен диярлек үзара бүлешеп бетерәләр һәм аны к о -лонияләр материгына әверелдерәләр (колония — политик һәм хуҗалык мөстәкыйльлеген югалткан ил). Колонизаторлар җирле халыкны изәләр һәм эксплуатаңия-лиләр, иң яхшы җирләрне тартып алалар, туган җирләреннән аерып, яшәү өчен җайсыз урыннарга куалар. Алар ул илләрне аяусыз талыйлар, файдалы казылмалар (алтын, алмаз, бакыр рудасы һ. б.), кыйммәтле агач, шулай ук авыл хуҗалыгы продуктлары (какао, кофе, банан, лимон һ. б.) чыгаралар. Африкалыларны, чынлыкта колларга әверелдереп, колонизаторлар арзанлы, бушлай диярлек эш көче сыйфатында рудникларда, плантацияләрдә файдаланалар, ә качып китәргә омтылучыларны рәхимсез җәзалыйлар.
 
Колонизаторларның озак хакимлек итүе Африка илләренең хуҗалык һәм культура үсешен тоткарлый. Колонизаторлар җирле халыкның кабиләләргә аерылуын хуп күрәләр. Ләкин изелгән халыклар, бергә тупланып, басып алучыларга каршы көрәшәләр.
 
Материкта коллыкка төшерүчеләргә каршы җәелеп киткән азатлык көрәше икенче бөтендөнья сугышыннан соң аеруча көчәя. XX гасырның уртасында Африка милли-азатлык көрәше материгына әверелә, бу көрәш колониаль системаның таркалуына китерә.
 
XX гасыр башында Африкада бары тик ике ирекле дәүләт — [[Либерия]] белән [[Эфиопия]] генә булса, хәзер материктагы барлык дәүләтләр дә бәйсез. XX гасыр ахырында Африка колонияләр материгыннан бәйсез дәүләтләр материгына әверелә.
 
 
==Мәдәният==