Дезоксирибонуклеин кислотасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8.7
кТөзәтмә аңлатмасы юк
 
Юл номеры - 2:
'''Дезоксирибонуклеин кислотасы''', '''ДНК''' – ул [[нуклеин кислоталары]]ның бер төре. Нинди [[углевод]] кушылуына карап молекуланың төре билгеләнә. ДНК [[молекула]]сы һәр тере организмның сыйфатлары турында информация йөртә. ДНК [[гистон]] [[аксым]]ы белән кушылып [[хромосома]] барлыкка китерә. Нәкъ менә шулар [[нәселдәнлек]] билгеләрен нәселдән-нәселгә күчерә.
 
[[Организм]]нарда ике төрле нуклеин кислотасы була: [[рибонуклеин әчелеге|рибонуклеин]] (РНК) һәм дезоксирибонуклеин (ДНК) кислоталары. Исемнәреннән үк күренгәнчә, алар бер-берсеннән углевод компонентының — [[пентоза]]ның характеры белән үзара бер-бер артлы тоташкан пентоза һәм ортофосфат кислотасы звеноларыннан гына тора. [[Азот]]лы нигезләр углевод звеноларына ян-яктан гына тоташканнар; кайчагында аларны нуклеин кислотасы макромолекуласының «чачагын» тәшкил итә дип тә әйтәләр. Ортофосфат кислотасының калдыклары, углеводород звеноларын үзара тоташтырып, бер пентоза молекуласының өченче [[күмер тудыргыч]] атомы гидроксилы белән икенче пентоза молекуласының бишенче [[күмер тудыргыч]] атомы гидроксилы арасында химик бәйләнеш (су молекуласы аерылып чыгу исәбенә) барлыкка китерә. Монда фосфат кислотасы калдыкларының диссоциацияләшергә сәләтле тагын берәр гидроксил группасы саклана, нәкъ менә бу хәл макромолекулаларга кислота үзлекләрен тәэмин итә. Азотлы гетероцикллар булуы исә аларга бер үк вакытта нигез үзлекләрен бирә.
 
<div class="thumb tleft">