Гөлнара Кәшипова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Гилаев Айнур (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «{{Театр эшлеклесе | исем = Гөлнара Кәшипова | чын исем = | рәсем = | киңлеге = 250 px | рәсем язуы = | туганда бирелгән исеме = Кәшипова Гөлнара Шәүкәт кызы | туу датасы = 16.05.1973 | туу җире = СССР, РСФСР, Татарстан АССР, {{туу җире|Әлмәт районы|Ә...»
 
Гилаев Айнур (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 22:
| imdb_id =
}}
'''Гөлнара Кәшипова''', Кәшипова Гөлнара Шәүкәт кызы ([[1973 ел|1973 елның]] [[16 май|16 мае]], [[СССР]], [[РСФСР]], [[ТАССР]], [[Әлмәт районы]], [[Кама Исмәгыйль]]) — драма актрисасы, [[Әлмәт татар драма театры]] артисты ([[1990 ел|1990 елдан]] башлап). [[Татарстан Республикасының Атказанган артисты|Татарстанның атказанган артисты]] (2014).<ref name="a0">[http://almetteatr.ru/o-teatre/personalii/aktery/kashipova-gulnara-shaukatovna/ Кашипова Гульнара Шаукатовна | Альметьевский драматический театр]</ref>
== Тәрҗемәи хәле ==
 
[[1973 ел|1973 елның]] [[16 май|16 маенда]] [[ТАССР|ТАССРның]] [[Әлмәт районы]] [[Кама Исмәгыйль]] авылында туа.<ref name="a0" /> Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, [[1988 ел|1988 елда]] Әлмәт шәһәренең беренче санлы Һөнәри училищесындагы тегүчелек бүлегенә укырга керә. 1990 елда, укуханәнең 3нче курсында, театр юлына баса һәм [[Әлмәт татар драма театры|Әлмәт татар драма театрында]] эшли башлый. Моның сәбәпчесе актер [[Рәис Галиев]] була.<ref name="a1">[https://matbugat.ru/news/?id=3762 Гөлнара Кәшипова: «Сәхнәдә мин Гөлнара түгел» | Матбугат.ру]</ref>
 
[[2001 ел|2001 елда]] [[Казан театр укуханәсе|Казан театр укуханәсенә]] читтән торып укырга керә, аны [[2005 ел|2005 елда]] тәмамлый.<ref name="a0" />
 
2015 һәм 2018 елларда Гөлнара Кәшипова Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты була, шул ук 2015 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.<ref name="a0" />
 
== Театр ==
[[1990 ел|1990 елның]] [[19 октябрь|19 октябрендә]] беренче тапкыр Әлмәт театрына аягын баса. Беренче көннәрдә үк, әле роле булмаса да, ул вакыттагы директор Рамил Вәлиуллин кушуы белән Гөлнараны [[Азнакай районы|Азнакай районына]] 20 көнлек гастрольгә алып чыгаларкитәләр. Иң башта ул бер роль дә уйнамый, спектакльләрне халык белән залдан карый. Әмма шундый көннәрнең берсендә «Тапталган чәчәкләр»дә уйнаучы актриса авырып китә. Куркырга да өлгерми калмаган Гөлнараны сәхнәгә бастыралар. Бу [[Фоат Садриев|Фоат Садриевның]] «Яшьләй сөйгән ярлар»ындагы Гүзәл роле була.<ref name="a1" />
 
Сәхнәдә барысы да диярлек рольләрне уйный ала, әмма күңеле тартмаган рольләрдән еш кына баш тарта, үзенең холкына туры килмәгән образларны чыңга ашырып уйный алмый.
<blockquote>"Барысын да «кнопка» хәл итә: бүген басасың – комедия, иртәгә бассаң – драма... Ләкин татарның классик әсәрләрендәге «голубая героиня»ларны уйнарга теләк юк. Элеккеге татар кызларын – Сәрби, Галиябануларны уйный алмас та идем, күңелемдә дә, калебемдә дә юктыр алар. Һәрхәлдә таба алмыйм", - Гөлнара Кәшипова.<ref name="a1" /> </blockquote>
Бүгенге көндә ул театр белгечләре, тамашачылар тарафыннан югары бәя алган актриса. Режиссерлар да аны төп рольләргә һич икеләнми сайлыйлар. Жанр төрлелеге дә Гөлнара Кәшиповага киртә була алмый, яшь кыз яки әби рольләрен дә актриса бердәй уңыш белән башкара. [[Туфан Миңнуллин|Туфан Миңнуллинның]] «Җанкисәккәем»ендәге Шүрәлинә, [[Ризван Хәмид|Ризван Хәмиднең]] «Көзнең сары яфраклары»ндагы Сәхия, [[Гафур Каюмов|Гафур Каюмовның]] «Их, Алла боерса»сындагы Сәйлән, «Сагынырсың әле син дә бер...»дәге Гөлсинә, [[Флорид Бүләков|Флорид Бүләковның]] «Әбиләргә ни җитми?» спектаклендәге Хәнә әби образларын башкарып, ул үзен зур иҗат мөмкинлекләренә ия артистка итеп раслый. Ул башкарган образлар самимилек, сөйкемлелек һәм ихласлык белән күңелгә хуш килә.
<blockquote>"Әйтик, классик героиня Галиябануны алыйк. Мин аның күлмәген киеп, чәчемне аныңча ясап куеп кына Галиябануга әйләнә алмыйм. Табигатем андый түгел. Язмышка буйсыну хас түгел миңа. Классик героиняны мунчага бикләп куйсалар, ул мескенкәем елар, чыга алмас иде. Мин бүрәнәсен сүтеп булса да иреккә томырылыр идем", - Гөлнара Кәшипова.<ref name="a2">[http://almet-rt.ru/news/mәdәniyat/aknyi-krer-chen-yanyina-karasyin-kuep-kararga-kirk Акны күрер өчен янына карасын куеп карарга кирәк]</ref> </blockquote>
== Репертуар ==
Репертуарында 25 тирәсе роле бар.
 
* ''Гөлсылу'' – “Очрашырбыз, Гөлсылу” (Ю.Әминов),
* ''Зөбәрҗәт'' – “Ай тотылган төндә” ([[Мостай Кәрим|М.Кәрим]]),
* ''Гөлбану һәм Миңниса'' – “Татар хатыны ниләр күрми” ([[Галимҗан Ибраһимов|Г.Ибраһимов]]),
* ''Диләрә'' – “Җырчы сандугачым” (Г.Исхаков),
* ''Махирә'' – “Безнең авыл кызлары” (Ф.Садриев),
* ''Хәмди'' – “Банкрот” ([[Галиәсгар Камал|Г.Камал]]),
* ''Зөлхиҗә'' – “Юллар ярда өзелә” (Н.Гаетбай),
* ''Сәйлән'' – “Их, алла боерса” ([[Гафур Каюмов|Г.Каюмов]]),
* ''Сәхия'' – “Көзнең соңгы яфраклары” (Р.Хәмид),
* ''Зәринә'' – “Синең өчен үзем үләрмен” (М.Маликова),
* ''Софи'' – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф.Шиллер),
* ''Дию, II сәхнә хезмәтчесе'' – “Гашыйк Кәриб” (М.Лермонтов),
* ''Бибкәйнур'' – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт),
* ''Тәлли'' – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
* ''Шин ханым'' – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт),
* ''Сәйдә'' – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
* ''Гөлсинә'' – “Сагынырсың әле... син дә... бер...” (Г.Каюмов),
* (Г.Каюмов), ''Диләфрүз'' – “Әрәмәлек кияүләре” ([[Туфан Миңнуллин|Т.Миңнуллин]]),
* ''Дилбәр'' – “Җырланмаган җыр” (М.Кәрим),
* ''Рәшидә'' – “Ахырзаман авазы” (Г.Каюмов),
* ''Гөлнур'' – “Сүнгән йолдызлар” (К.Тинчурин),
* ''Хәнә'' – “Әбиләргә ни җитми?” (Ф.Бүләков),
* ''Әминә'' – “Туган-тумача” ([[Илгиз Зәйниев|И.Зәйниев]]),
* ''Фирая'' – “Синсез килгән язлар” (З.Кадыйрова),
* ''Зайнап апа'' – “Адашкан ир” (Р. Габделхакова),
* “Аhәң”''Аhәң'' – Новелла “Әби казаны”,
* ''Дания'' – “Йөрәк сере” (Л.Әминова) һ.б..<ref name="a0" />
== Театрдан тыш эшчәнлек ==
Гөлнара бер-бер артлы ике бала таба ([[2010-еллар]] башы), шуңа роль әзерләп өлгерә алмый һәм алты елга театрдан китеп торырга мәҗбүр була. Шуннан җанга рәхәтлек бирә торган шөгыль таба - сценарийлар яза башлый. Балалар өчен язылган сценарийларның берсе - "Җенле юл кагыйдәләре" дигәне сәхнәләштерелә. "Бал бабай" пьесасы да Әлмәт театры белгечләре тарафыннан җылы кабул ителә.<ref name="a2" /> Шулай ук Гөлнараның балалар өчен әкиятләре, Яңа ел тамашалары һәм тәрҗемәләре дә бар. [[2011 ел|2011 елда]] ул [[Михаил Лермонтов|М. Лермонтовның]] әзәрбәйҗан дастаны нигезендә язылган «Гашыйк Кәриб» кыйссасын тәрҗемә итә, аны сәхнәгә Искәндәр Сакаев куя.
== Гаилә хәле ==
Тормыш иптәше – Наил Кәшипов, электә Әтнә театры артисты, хәзер шофер. Театрда ук танышып китәләр, гаилә коралар, хәзер ике бала үстерәләр: Таһир һәм кыз бала (2011). Ләкин гаиләдә алар биш җан: Кәшиповлар шулай ук Гөлнараның мәрхүм абыйсының кызын тәрбиялиләр.<ref name="a2" />