Әхмәт Ерикәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat Vildanov (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
{{Язучы
|Исем = Әхмәт Ерикәй
|Оригинал телендә =
|Фото =
|Киңлек =
|Рәсем язуы =
|Тугач бирелгән исеме =
|Псевдонимнар =
|Туу датасы = [[1902 ел]]
|Туу урыны = [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылы
|Үлем датасы = [[15 сентябрь]], [[1967 ел]]
|Үлем урыны = [[Мәскәү]]
|Ватандашлык =
|Эшчәнлек төре =
|Иҗат итү еллары =
|Юнәлеш =
|Жанр = шигъриять
|Иҗат итү теле = татарча
|Дебют =
|Премияләр =
|Бүләкләр =
|Имза =
|Сайт =
}}
'''Әхмәт Ерикәй''' — [[татар]] шагыйре.
 
==Биография==
Әхмәт Ерикәй [[1902 ел]]да [[Башкортстан]]ның Өлкенде авылында крестьян гаиләсендә туа. Җиде балалы ишле гаиләгә тормыш итү авыр булганлыктан, Әхмәткә кечкенәдән үк тормыш ачысын татырга туры килә: кышларын авыл мәктәбенә укырга йөрсә, җәйләрен көтү көтә, авыл байларында көнлекче булып эшли, үсә төшкәч, әтисенә ияреп, Златоуст, Нязепетровск, һ.б. шәһәрләргә яллы эшләргә чыгып йөри. Бер үк вакытта күп укый, поэзия белән кызыксына, рус телен ярыйсы үзләштерә. 15 яшендә волость башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Шушы елларда аның матбугат битләрендә беренче шигырьләре күренә башлый. [[1927 елдаел]]да Ә.Ерикәй Мәскәүгә килә һәм Дәүләт журналистика институтына укырга керә. Студентлык чорында төрле газета–журналларга языша, «Эшче» газетасы редакциясендә җаваплы сәркатип һәм редактор урынбасары вазифаларын үти.
 
1932–1935[[1932 еллардаел|1932]]–[[1935 ел]]ларда Гослитиздатның [[СССР]] халыклары әдәбияты секторында редактор, сектор мөдире, Татарстанның Чистай районы МТСында политбүлек газетасы редакторы хезмәтләрендә була.
 
[[1935 елдаел]]да Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театры студиясе ачылганнан соң, студиянең әдәби бүлек мөдире М.Җәлил белән беррәттән, Ә.Ерикәйне дә татар телендә либреттолар һәм җырлар язу эшенә тарта. 1935–1941[[1935 ел|1935]]–[[1941 еллардаел]]ларда Ә.Ерикәй «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Комсомолка Гөлсара», «Гармун», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Тагын килер язлар», «Тын бакчада», «Туган ил», «Бибисара», «Кәккүк», «Алсу», «Минзәлә» һ.б. иҗат итә.
 
Бөек Ватан сугышы елларында Ә.Ерикәй фронт газетасында хезмәт итә, совет сугышчыларын фашизмга каршы көрәшкә өндәгән шигырьләр, очерклар һәм җырлар яза.
 
Сугыштан соңгы чорда шагыйрьнең иҗат активлыгы тагы да арта. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә.
 
Ләкин аны үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Җыр итеп язылган шигырьләре халыкчан шигъри бизәкләр, тапкыр сүзләр, чорга хас иҗтимагый фикер-хис белән сугарылган. Аларның ритмик төзелеше, эчке аһәңе үзеннән–үзе көйне сорап тора, шуңа күрә композиторлар Әхмәт Ерикәй поэзиясенә еш мөрәҗәгать итәләр. [[1982 елдаел]]да шагыйрьнең җырлары аерым китапка тупланып «Ике йөз җыр» исеме белән басылып чыкты.
 
Әхмәт Ерикәй [[1967 ел]]ның 15 сентябрендә [[Мәскәү]]дә вафат булды.
 
{{Rq|image|wikify}}
{{Шаблон өстәү|язучы}}
 
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
[[Төркем:Башкортстан татарлары]]
 
{{DEFAULTSORT:Ерикәй, Әхмәт}}