Анестезиология: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
{{УК}} == Искәрмәләр =={{искәрмәләр}}
 
Юл номеры - 1:
{{УК}}
'''Анестезиология''' (анестезия+logos фән) — авыртуны бетерү (наркоз һәм урынчалы анестезия) теориясе һәм практикасы мәсьәләләрен өйрәнә торган фән.
 
Анестезиология хәзерге вакытта медицинаның киң тармагына әверелде һәм ветеринариядәге әһәмияте арта бара. Анестезиологиянең төп бурычы — авыртуны тоемлауның анатомик-физиологик нигезләрен өйрәнү, урынчалы анестезия чараларының, наркотик, нейролептик, ганглиоблокадалагыч һ.б. матдәләрнең хайван организмына тәэсир итү механизмын ачыклау, аларның үзәк һәм периферик нерв системасының, йөрәк-кан тамырлары системасының төрле бүлекләренә йогынтысын белү. Наркозны куллану буенча киң һәм төрле яклы тикшеренүләр алып барыла, чөнки наркотик матдәләр, организмдагы матдәләр алмашын кискен үзгәртеп, системаларга, әгъза һәм тукымаларга тирән йогынты ясый. Анестезиология бурычына шулай ук хайванның төренә, аның гомуми хәленә, авыру характерына һ.б.га бәйле рәвештә наркозның тиешле ысулларын куллану өчен кирәкле шартларны ачыклау керә. Анестезиологиянең заманча методлары авыртуны бетерү генә түгел, ә бәлки операциянең организмга зарарлы тәэсирен йомшарту, наркотик матдәләрнең микъдарын чикләү мөмкинлеге дә бирә.
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
== Чыганаклар ==
* Ветеринарная медицина:Русско-татарский энциклопедический словарь / Авт.-сост.:В39 Ф.гистологияНабиев, гистологияФ.Кабиров, Г.3.Идрисов, М.X.Харисов; Под общ. ред. Ф.Г.Набиева.— Казань: Магариф, 2010.— 495 с.