Мәсҗиден-Нәбәви: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
InternetArchiveBot (бәхәс | кертем)
Rescuing 1 sources and tagging 0 as dead.) #IABot (v2.0.8.6
 
Юл номеры - 1:
'''Мәсҗиден-Нәбәви''' ([[гарәпчә]]: المسجد النبوي — ''Пәйгамбәр мәчете'') — [[ислам]]да [[Мәсҗидел-Хәрам]]нан кала икенче урында булучы [[Мәдинә]]дәге мәчет ([[Кодыс]]тагы [[Әл-Әкса]] - өченче). [[Мөхәммәд]] саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере анда урнашкан.
 
Бу урындагы мәчет Мөхәммәд саләллаһу галәйһи үәссәләм исән чакта ук төзелә, ә анардан килүче ислам әмирләре мәчетне зурайталар һәм бизиләр. Яшел гөмбәз (Пәйгамбәр гөмбәзе<ref>[{{Citation |title=a b Encyclopedia of the orient |url=http://lexicorient.com/e.o/madina.htm a|access-date=2010-08-13 b|archive-date=2008-02-24 Encyclopedia|archive-url=https://web.archive.org/web/20080224231205/http://lexicorient.com/e.o/madina.htm of|dead-url=yes the orient]}}</ref>) астында [[Мөхәммәд]] саләллаһу галәйһи үәссәләмнең кабере урнашкан. Гөмбәз төзелүенең төгәл датасы билгеле түгел, ләкин аның XII гасыр тасвирламаларын табарга мөмкин. Беренче ике хәлиф - [[Әбу Бәкер]] һәм [[Гомәр]] (радыйаллаһу ганһумә) шулай ук анда күмелгәннәр.
 
[[Һиҗрәт]]тән соң, Мөхәммәд Ясрибтә (соңрак [[Мәдинә]] дип атала башлый) соңрак мәчет төзеләчәк урындагы йортка күчә. Бу мәчетне тзүдә ул үзе дә катнаша. Бу бинаның планировкасы бөтен дөньядагы башка мәчетләр өчен дә кулланыла<ref>{{китап|автор=Akel Ismail Kahera|исем=Deconstructing the American mosque: space, gender, and aesthetics|ссылка=http://books.google.ru/books?id=VwotXUqGFNEC&pg=PA13&pg=PA29|нәшрият=University of Texas Press|ел=2002|pages=29|allpages=194|isbn=9780292743441}}</ref><ref>{{китап|автор=Akel Ismail Kahera, Latif Abdulmalik, Craig Anz|исем=Design Criteria for Mosques and Islamic Centers: Art, Architecture and Worship|сылтама=http://books.google.ru/books?id=Edj6IO_ldEMC&pg=PA13&pg=PA16|нәшрият=Architectural Press|ел=2009|pages=16|allpages=93|isbn=9780750667968}}</ref>. Бинада колонналы мәчет композициясенең төп өлешләре салына: ачык турыпочмаклы ишегалды һәм, баштарак [[Кодыс]]ка, ә аннары [[Мәккә]]гә ориентлашкан, булачак колонналы залның прототибы. Мәчет шулай ук мәдәни һәм җәмгыяви чаралар үткәрү өчен, [[мәхкәмә]] һәм дини мәктәб өчен бина булып торган.