Баш авыртулар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 56:
 
^эмоцияләрне тыймаска: әгәр ямансу булса — оялмыйча елап алырга, күңелле булганда — туйганчы көләргә.
 
== Балаларда баш авыртулар ==
Балалар баш авыртуыннан шактый еш зарлана. Моның сәбәпләре нидә, баш авыртканда нишләргә, аны ничек булдырмаска?
 
Балаларның баш авыртуы төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килә. Мәсәлән, бу элек алынган имгәнү, борын иярчен куышлыкларының лайлалы тышчасы инфекцияләре булырга мөмкин. Еш күзәтелә торган баш авыртулары шулай ук мигрень чиреннән йә нинди дә булса кан тамырлары авыруларыннан да була.
 
Баш авыртуы еш кабатлана икән, балагызны беренче чиратта неврологка күрсәтергә кирәк. Тикшерүләр уздырып диагноз куйгач, табиб кирәкле дәваны билгеләр. Яшүсмерләрнең баш авыртуы һәр вакытта да авыруларга , бәйле булмаска мөмкин, моңа физик яисә нерв-психик аруның да китергәнлеге билгеле. Бу хәл компьютер алдында бертөрле торышта озак утырганнан соң йә күләмле өй эшен (әйтик, озын инша язу) хәзерләгәндә : килеп чыга. Мондый вакытта баш авыртуын күз һәм муен мускулларының ; киеренкелеге китереп чыгара. Гадәттә, мондый авырту чигә өлкәсендә һәм 5 баш артының түбәнге өлешендә күзәтелә.
 
Баш авыртуын туктату өчен шунда ук дару каптырырга ашыкмагыз.
 
Химик дарулар соңгы чара булырга тиеш. Бала эшләрен калдырып , торып, ял итеп алсын. Ә сез аның чигә тирәсенә массаж ясап, анда лимон кабыклары куегыз. Авырту бетмәсә, ул саф һавада йөреп керсен. Баш авыртуын басу өчен нәтиҗәле чара — йоклап алу. Йоклар алдыннан киеренкелекне киметә торган процедура — аякларны кайнар суга тыгып тору йә җылы ванна керү. Баланы эш белән ял режимын дөрес оештырып, аны үтәргә, шуның белән бергә актив ял итәргә өйрәтү баш авыртудан профилактика булып тора. Бер уңайдан, спорт белән физик күнегүләрнең зур әһәмияткә ия икәнлеген дә искәртми булмый. Алар арыганлыкны һәм стрессны бетерергә ярдәм итә. Шулай ук халык медицинасы ысулларын кулланырга киңәш ителә. Әйтик, көнгә 1 -2 тапкыр яңа гына өзелгән бөтнек яфракларын баш артына ; куеп тору файдалы.
[[Төркем:Медицина]]
[[Төркем:Симптомнар]]