{{УК}}+
Irekhaz (фикер алышу | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
({{УК}}+) |
||
{{викиләштерергә}}{{чыганаклар юк}}
Үпкә пәрдәсе ялкынсыну (плеврит) — шактый еш очравы һәм патологик әһәмияте сәбәпле үзенә зур игътибар таләп итүче авыру. Үпкә пәрдәсе ялкынсынуны клиникасына карап, коры һәм сыекчалы (экссудатив) төрләргә аералар.▼
{{УК}}
▲
Ялкынсыну экссудаты серозлы, серозлы-фибринлы, үлекле, геморрагияле : (кан саркып торган) булырга мөмкин. Серозлы, серозлы-фибринлы үпкә пәрдәсе ялкынсынулар 70-90 % очракта туберкулез авыруы вакытында, ә 10-30 % очракта башка төрле инфекцияләр, үпкә ялкынсынуы, ревматизм авыруы булганда күзәтелә. Үпкә пәрдәсе ялкынсыну пневмококк, стрептококк, стафилококк һәм башка төр микроблар тәэсире белән бәйле. Үпкә пәрдәсенең геморрагик ялкынсынуы туберкулез белән авырганда, бронхлар һәм үпкә пәрдәсе яман шеш белән зарарланганда һәм күкрәк читлеге травмасы вакытында очрый. Үпкә пәрдәсенең күп авырулары, шул исәптән аның ялкынсынуы — икенчел авыру булып тора. Гадәттә үпкә пәрдәсе ялкынсыну башка органнарда барлыкка килгән патологик үзгәрешләргә организмның реакциясе булып санала: беренче чиратта үпкәдәге үзгәрешләргә, сирәгрәк очракларда системалы авыруларга. Бу очракта төрле этнологиядәге полисерозит — тәннең берничә куышлыгында сероз тышча ялкынсынуы турында сүз бара.
Үпкә пәрдәсенең экссудатив ялкынсынуын дәвалау өчен җылыта торган физик һәм электр процедуралары уздыралар. Үпкә пәрдәсе куышлыгында экссудат кимемәсә, аны пункция ясап суыртып алалар. Үлекле сыекчаны бар очракларда да чыгару таләп ителә. Аннан соң ул куышлыкка антибиотиклар кертелә. Ябышмалар (спайки, үпкә пәрдәсенең күрше органга ябышуы) барлыкка килмәсен өчен, экссудат кими башлагач, дәвалау гимнастикасы уздыру шарт. Җылы яктагы шифаханәләрдә дәвалану файдалы.
== Шулай ук карагыз ==
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
{{Тышкы сылтамалар}}
[[Төркем:Медицина]]
[[Төркем:Әлифба буенча авырулар]]
|