Плеврит: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Яңа бит: «Үпкә пәрдәсе ялкынсыну (плеврит) — шактый еш очравы һәм патологик әһәмияте сәбәпле үзенә зур игътибар таләп итүче авыру. Үпкә пәрдәсе ялкынсынуны клиникасына карап, коры һәм сыекчалы (экссудатив) төрләргә аералар.»
 
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
Үпкә пәрдәсе ялкынсыну (плеврит) — шактый еш очравы һәм патологик әһәмияте сәбәпле үзенә зур игътибар таләп итүче авыру. Үпкә пәрдәсе ялкынсынуны клиникасына карап, коры һәм сыекчалы (экссудатив) төрләргә аералар.
 
Ялкынсыну экссудаты серозлы, серозлы-фибринлы, үлекле, геморрагияле : (кан саркып торган) булырга мөмкин. Серозлы, серозлы-фибринлы үпкә пәрдәсе ялкынсынулар 70-90 % очракта туберкулез авыруы вакытында, ә 10-30 % очракта башка төрле инфекцияләр, үпкә ялкынсынуы, ревматизм авыруы булганда күзәтелә. Үпкә пәрдәсе ялкынсыну пневмококк, стрептококк, стафилококк һәм башка төр микроблар тәэсире белән бәйле. Үпкә пәрдәсенең геморрагик ялкынсынуы туберкулез белән авырганда, бронхлар һәм үпкә пәрдәсе яман шеш белән зарарланганда һәм күкрәк читлеге травмасы вакытында очрый. Үпкә пәрдәсенең күп авырулары, шул исәптән аның ялкынсынуы — икенчел авыру булып тора. Гадәттә үпкә пәрдәсе ялкынсыну башка органнарда барлыкка килгән патологик үзгәрешләргә организмның реакциясе булып санала: беренче чиратта үпкәдәге үзгәрешләргә, сирәгрәк очракларда системалы авыруларга. Бу очракта төрле этнологиядәге полисерозит — тәннең берничә куышлыгында сероз тышча ялкынсынуы турында сүз бара.
 
Үпкәдәге ялкынсыну процессы абсцесс учагына әйләнгәч, андагы үлекнең үпкә пәрдәсе куышлыгына тишелеп чыгуы үлекле үпкә ялкынсынуының : катлаулануы булып санала. Ялкынсыну һәрвакыт үпкә пәрдәсендәге бозылган капилляр стенкаларының үткәрүчәнлеге арту белән характерлана.
 
Үпкә пәрдәсенең коры һәм экссудатлы ялкынсынулары төрлечә була.
 
Күкрәк читлегендә көчле авырту барлыкка килү үпкә пәрдәсендәге коры ялкынсынуның характерлы симптомы булып тора һәм бу авырту йөткергәндә, сулыш алганда көчәеп китә. Бу вакытта коры йөткерү, гомуми хәлсезлек, кайвакыт температура күтәрелү күзәтелә. Авырту аркасында сулыш алу тирәнлеге түбәнәя, ялкынсыну булган якка ятканда, авырту бераз кимегән кебек була. Авыруны тыңлап караганда, табиб үпкә . пәрдәсенең ышкылып йөргән тавышын ишетә.
 
Рентген белән тикшергәндә, диафрагма йөрешенең чикләнгәне күренә, чөнки чирле кеше зарарланган якны авырту аркасында сакларга (тынычсызламаска) тырыша. Канда сизелерлек зур үзгәрешләр булмый, лейкоцитоз бераз күтәрелә. Катлауланулар килеп чыкмаса, авыру 1-3 атнадан савыгырга мөмкин. I Үпкә пәрдәсенең экссудатив ялкынсынуы белән авыручылар бизгәк тотуга, ян яктагы авырлыкка һәм авыртуга, тын бетүгә зарланалар. Йөткерү кайбер очракларда бөтенләй булмый, булганда да көчле түгел. Авыруның гомуми хәле авыр, бигрәк тә үпкә пәрдәсе ялкынсынуы үлекле булган очракта. Ялкынсыну бик тиз үзгәрүчән югары температура, бизгәк тоту, организмның гомуми агулануы белән характерлана. Артериаль кан басымы төшенке, баш әйләнү, кайвакыт аң югалту очраклары булгалый.
 
Дөрес диагноз кую өчен рентген белән тикшерәләр, заманча яңа тикшерү аппаратлары кулланыла, үпкә пәрдәсе куышлыгында җыелган сыекчаны тикшерү өчен пункция ясыйлар һәм ул сыекча составын тикшерәләр. Кан анализында, туберкулез авыруы сәбәпле үпкә пәрдәсе ялкынсынса — лимфоцитоз, ревматизм булганда—нейтрофилларның артып китүе күзәтелә, кан, сидек, какырыкның гомуми анализында бик югары булмаган тайпылышлар билгеләнә ала.
 
Үпкә пәрдәсе ялкынсынуны дәвалау аны китереп чыгарган сәбәпне һәм симптоматик (авыруның төп сәбәбен түгел, бәлки тышкы билгеләрен генә бетерә торган) дәвалаудан башлана. Ревматизмны дәвалау өчен салицилатлар, гормоннар кулланыла, ә үпкә ялкынсынуын дәвалау өчен антибиотиклар, сульфаниламидлар, туберкулез авыруы белән көрәшә торган препаратлар билгеләнә. Симптоматик дәвалау организмның көчен күтәрә, аны ныгыта торган препаратлар, витаминнар кулланып алып барыла, авыруга югары калорияле ризыклар ашарга киңәш ителә.
 
Үпкә пәрдәсенең экссудатив ялкынсынуын дәвалау өчен җылыта торган физик һәм электр процедуралары уздыралар. Үпкә пәрдәсе куышлыгында экссудат кимемәсә, аны пункция ясап суыртып алалар. Үлекле сыекчаны бар очракларда да чыгару таләп ителә. Аннан соң ул куышлыкка антибиотиклар кертелә. Ябышмалар (спайки, үпкә пәрдәсенең күрше органга ябышуы) барлыкка килмәсен өчен, экссудат кими башлагач, дәвалау гимнастикасы уздыру шарт. Җылы яктагы шифаханәләрдә дәвалану файдалы.