Стресс: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Irekhaz (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 12:
 
«Стресс» терминын беренче тапкыр физиологиядә [[Уолтер Кэннон]] куллана.
 
XX гасырның ахырында «стресс» дигән сүз бик еш кулланыла башлады. Шундый популяр бу сүз нәрсә аңлата соң? Стресс — кешедә гадәттән тыш яисә патологик ярсыткычлар йогынтысында барлыкка килгән организм : реактивлыгының киеренке халәте ул. 5 Стресс сәламәтлеккә тискәре яки уңай йогынты ясарга мөмкин. Кагыйдә буларак, тискәре стрессны, тискәре эмоцияләр, нерв һәм физик киеренкелек китереп чыгара. Еш кабатланып торган стресслардан кеше авырып китәргә мөмкин. Уңай стресс чаралары: физик йөкләнеш, төрле уеннар, йөгерү, утын яру һ.б. тискәре стрессны нейтральләштерергә ярдәм итә. Тиздән дөньяны депрессия чолгап алмас дип ышандырып булмый, икътисадый кризис күпләрне кайгыга салып, авырулар санын тагын да арттырырга мөмкин.
 
Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасының белдерүенә караганда, бүген бу авыру, йөрәк-кан тамырлары һәм инфекцион авырулардан кала, өченче урынны алып тора, ә менә 2020 елда беренче урынга чыгарга мөмкин.
 
Чынлап та бөтен кешелеккә стресс корбаны булырга туры килер микән?
 
Аннан котылып буламы соң?
 
Моны һәркем белергә тиеш! «һәрбер кеше берникадәр күнегүләр ясагач, үз стрессларын җиңеп чыга алырга тиеш»,—ди Русия Федерациясе Дәүләт фәнни тикшеренүләр институтының сугышчан авиация-космик үзәге фәнни хезмәткәре, психиатр, психолог Хасай Алиев. Ул стрессларга каршы көрәшү системасын уйлап чыгарган һәм аны тормышта куллана.
 
Стресслар нәрсәдән килеп чыга? Билгесезлектән, үз үзеңә ышаныч югал­ ганнан йә артык җаваплылыктан. Боларның, беренче чиратта, хаталар ясаудан, ялгышудан куркуга, төрлечә борчылу-уйлануларга китерүен яхшы беләбез. Хәзерге көндә әти-әниләр балаларны ничек тәрбияләргә кирәклеген белмиләр: кырыс бизнесмен итеп үстерер өчен, күп әти-әни- ләрнең балачактан алган тәрбияләре рөхсәт итми, ә яхшы кешегә бүгенге шартларда яшәргә бик кыен.
 
Стрессның тагын бер сәбәбе—бик күпләрнең үзләре яраткан эш белән шө­ гыльләнә алмауда. Хәзерге заманда һәркемне эшмәкәрлеккә өндиләр, ә бу кәсеп бар кеше өчен дә табигый нәрсә түгел. Шул ук вакытта халык аңлый, бүген намуслы хезмәт белән яхшы яшәү түгел, үзеңне туйдыру да авыр. Бик күпләрне эшсезлек куркыта һәм бу халәт меңләгән кешеләрне депрессиягә китерә. Килеп туган ситуациядә кешеләр бөтенесен нигезләп уйлап бетерә алмыйлар, ә стресс — игътибарның тараюы, зиһен камалышы ул.
 
Елның бүтән вакытлары белән чагыштырганда, кыш башында, Яңа ел алдыннан еш кына «бәйрәм депрессиясе» барлыкка килә. Сәбәбе — якты көннәрнең кыскаруы, кояшның аз күренүе. Яктылык җитмәү аркасында, үзәк нерв системасы өчен кирәкле, кәефне күтәрүгә китерә торган биологик серотонин һәм мелатонин дигән матдәләр аз ясала. Җыелып килгән ару-талу, эштә кирәкле карарларны кабул итә алмау—болар барысы да хәлне катлауландыра. Ни гаҗәп, кинәт кенә башларына килеп төшкән гаилә мәшәкатьләре дә кайберәүләрне депрессиягә китерә. Андый вакытта кешеләр, кәеф күтәрү өчен, эчү мәҗлесләре, хәмерле табын оештыралар.
 
Тагын шунысы да күзәтелә: бу табыннарда гадәттә эчми торган кешеләр дә исерә. Ләкин алкоголь белән мавыгу үзе үк депрессиягә китерә.
 
«Бәйрәм депрессиясе»ннән котылу өчен иң яхшы чара — актив ял. Тик аны өйдә генә утырып уздырырга түгел, ә хәрәкәтләнеп, урамда, табигать кочагында оештырырга кирәк. Кар яву белән, салкыннар килгәч тә, чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга була. Кар юк икән, урамда болай гына йөрергә мөмкин. Гадәттә, бәйрәм көннәрендә урамнар да бушрак була.
 
Тормышта ялгышлыклар җибәрү куркынычы булса да, кыенлыкларны кабул итә белергә, үзеңне ирекле хис итәргә өйрәнү зарур.
 
Стрессны автоматик рәвештә бетерә торган ысуллар да кулланырга була. Бу вакытта сезнең организмның хәленә туры килә торган хәрәкәтләр ясала. Тынычланып, киеренкелекне бетерү өчен, күзләрне йомып, алга таба сузылган куллар образын күз алдына китерегез. Кулларны күтәргән килеш, иркен рәвештә тотып, мускулларның хәрәкәтләнүенә боерык бирмичә, моны күз алдына китерергә генә кирәк. 30 секундтан соң, алар хәрәкәтләнә башлыйлар. Бу — сез стресстан котыла алганда, ихтыярыгыз белән идарә иткәндә барлыкка килә. Әлеге җиңеллек халәтен хәтергә сеңдереп калдырганда, кирәк вакытта стрессны җиңү өчен, кулларны алга сузмыйча, искә төшерү дә җитә.
 
Күңелне күтәреп җибәрү өчен, йомшарган кулларны мускулларны киеренкеләндермичә, үзеңнән алга таба «ыргытырга» кирәк (суга сикерү белән шөгыльләнүче спортчылар суга сикерер алдыннан гадәттә шулай ! «әзерләнеп алалар»). Моны 30 секунд дәвамында эшләргә була. Сулышыгызны көйләгез. Әкрен генә борын аша тын алыгыз һәм сулауның югары ноктасында сулышны туктатыгыз. Аннан әкрен генә һаваны 5 чыгарыгыз. Авыз читләрен йомшартыгыз, иреннәрне дымландырыгыз, авыз эчендә тел иркен ятсын. Җилкәләргә игътибар бирегез, мөгаен, алар г киеренке хәлдәдер—йомшартыгыз. Аякларны җилкә киңлегенә куеп, алга [ иелегез һәм «йомшарып» торыгыз. Бу торышта берничә минут калыгыз. 5 Аннан әкрен гына башны күтәрегез. ; Өйдә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнегез. Стресс вакытында физик ; хезмәт — яшен уздыргыч кебек ул. Яраткан музыкагызны бирелеп тың- I лагыз. Дөньядагы бар нәрсәне онытып, уйларны чит нәрсәгә тупларга ? тырышыгыз. Уй-борчуны нинди дә булса башка нәрсәгә юнәлдерү кие­ ренкелектән котылырга ярдәм итәр һәм уңай эмоцияләр тудырыр. Әгәр эштә булсагыз, кулга калькулятор алып яки бер бит кәгазьдә нәрсә булса да исәпләгез. Мәсәлән, «дөньяда ничә сәгать, ничә көн яшисез». Кәбисә елы турында да онытмагыз. Бу да сезнең игътибарның юнәлешен : үзгәртер.
 
Сезнең янда булган кем белән дә булса — күршегез, хезмәттәшегез белән чит темага сөйләшегез. Дустыгызга шалтыратыгыз. Тик сезне чыгырдан чыгарган тема турында әйтәсе булмагыз. Бу алым стресс китереп чыгарган эчке монологны сезнең аңнан кысрыклап чыгарырга ярдәм итәр.
 
Хәзер, үзегезне кулга алып, бүленгән эшегезне башкара аласыз. Ә бу гади
 
киңәшләрне «ышанычлы урынга» яшереп куегыз һәм кирәк булганда искә алып, кичектергесез чара рәвешендә кулланыгыз.
 
== Искәрмәләр ==