«Суүсемнәр» битенең юрамалары арасында аерма

41 байт добавлено ,  9 лет назад
к
r2.5.2) (робот кушты: udm:Вубуртчин; косметические изменения
к (робот кушты: ar, az, gv, ht, ru)
к (r2.5.2) (робот кушты: udm:Вубуртчин; косметические изменения)
Суда килеп чыккан һәм тулы геоло­гик эпохаларны кичергән суүсемнәр, анда яшәү шартлары даими булганлык­тан, үзләренең беренчеләреннән аз аеры­лып торган формаларын хәзерге көнгә кадәр саклаганнар.
 
=== Суүсемнәрнең төзелеше ===
 
Күп күзәнәкле суүсемнәрнең иң үзенчәлекле билгесе: тышкы төзелеше катлаулы булганда да, алар­да чын тукымалар һәм органнар — югары төзелешле үсемлекләргә хас сабаклар, яфраклар һәм тамырлар булмый. Тукымаларга һәм органнарга бүленмәгән тән катлама, яки таллом дип атала.
 
Күпчелек очракларда таллом күзәнәкләре тыштан целлюлоза һәм пектин матдәләрдән торган каты стенка белән капланган. Еш кына күзәнәк стенкасын лайла каплап ала, күзәнәкле форма­ларның байтагының тәне ком бөртекләре белән бизәкләнгән була. [[Цитоплазма]] бөтен күзәнәк эчен тутырып яки стенка янында гына урнаша. Бер эре яки берничә вак вакуоль күзәнәк сыекчасы белән тулган була. [[Күзәнәк]]тә бер яки берничә [[төш]] һәм [[пластид]]лар, яисә пигментлы [[хроматофор]]лар урнаша.
[[FileФайл:Gephyrocapsa_oceanica_color.jpg|thumb|left|250px|[[Бер күзәнәкле суүсемнәр]]]]
Суүсемнәрнең туклануы башлыча автотроф; хлорофилл һәм башка пигментлар пластидларда була. Әмма төссез суүсемнәр дә бар: алар, суның кояш нурлары үтеп керми торган тирән кат­ламнарында яшәүгә җайлашканлыктан, [[эволюция]] процессында [[хлорофилла]]рын югалтканнар, андый суүсемнәр [[гетеротроф]] ысул белән туклана.
=== Суүсемнәрнең үрчүе ===
 
Суүсемнәр җенси һәм җенессез юл белән үрчиләр. Җенессез үрчү махсус күзәнәкләр — [[споралар]] һәм [[зоо­споралар]] белән тормышка аша, алар аерым органнарда яки веге­татив күзәнәк эчендә өлгерәләр. Споралар хәрәкәтсез, ә зооспора­лар камчылары ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Һәр икесе тышча белән капланган һәм күп санлы була. Зооспоралар еш кына организмны төзүче вегетатив күзәнәкләрдән аерылып тормый; берникадәр вакыт хәрәкәтләнгәннән соң, алар камчыларын югалталар һәм, гадәти [[споралар]] кебек, яңа суүсем булып үсә башлыйлар.
Бер үк төр суүсемдә, ел фасылына һәм тышкы шартларга бәйле рәвештә, җенессез үрчү белән җенси үрчү алмашынуы күзәтелә. Споралар өлгертүче үсемлек — [[спорофит]] дип, ә [[гаметалар]] өл­гертүче үсемлек [[гаметофит]] дип атала. Күпчелек суүсемнәрнең гаметофит һәм спорофит — мөстәкыйль үсемлекләр. Күп очрак­ларда бер үк үсемлектә, чиратлашып, споралар да, гаметалар да барлыкка килергә мөмкин.
 
=== Суүсемнәрнең әһәмияте ===
Органик матдәләрне барлыкка китерү­челәр буларак, суүсемнәрнең экологик роле гаять зур. Суүсемнәр төрле шартларда (мәсәлән, төрле тирәлектә) тереклек итүгә җай­лашканнар. Бу аларның күзәнәкләрендә, хәтта бик аз гына якты­лыкта да, фотосинтезның нәтиҗәле баруына мөмкинлек бирүче төрле (яшел, кызгылт сары, кызыл) пигментлар ясалу белән аңлатыла.
 
 
Суүсемнәрнең аерым төрләре, [[бактерияләр]] белән бергә, терек­лекнең билгесе дә булмаган җирлеккә эләгеп, шунда беренчеләрдән. булып яши башлыйлар. Суүсемнәр, мәсәлән [[хлорелла]]ның кайбер төрләре, [[җир]] өстендә, [[туфрак]]та һәм хәтта [[атмосфера]] һавасында да була. Күп кенә туфрак суүсемнәре туфрак ясалуда актив катнаша. Безнең илнең төньяк районнары өчен үзенчәлекле көлсу туфрак ясалганда — яшел (улотрикс) суүсемнәр, кәс ясалганда —, диатом суүсемнәр, күл һәм буалар сазланганда яшел суүсемнәр күпләп үрчи. Суның тирән катламнарында күп санлы бер күзә­нәкле суүсемнәр үрчеп, [[фитопланктон]]ны ''([[үсемлек планктоны]]н)'', барлыкка китерәләр. Аның белән күп кенә су хайваннары ''(мәсә­лән, буынтыгаяклылар — кыслалар, балыклардан — [[китсыман акула]], [[имезүчеләр]]дән — кайбер [[китлар]])'' туклана.
[[FileФайл:Phytoplankton_Lake_Chuzenji.jpg|thumb|right|250px|[[Үсемлек планктоны]]]]
Суүсемнәрнең күпчелек төрләре әйләнә-тирәгә [[фотосинтез]] ва­кытында хасил булган ирекле [[кислород]]ны аерып чыгара. 2,5 млрд елдан артык элек [[Җир атмосферасы]]на күпчелек тере организм­нарга сулау өчен кирәкле ирекле кислородны нәкъ менә суүсемнәр аерып чыгара башлаганнар; алар планетаның кислородлы [[атмосфера]]сын барлыкка китергәннәр; суүсемнәр — барлык коры җир үсемлекләренә башлангыч биргән организмнар.
 
[[th:สาหร่าย]]
[[tr:Su yosunları]]
[[udm:Вубуртчин]]
[[uk:Водорості]]
[[ur:طحالب]]
29 033

правки