Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 237:
==== Социаль реклама ====
[[Файл:Социаль реклама.JPG|300px|thumb|<center>Социаль реклама]]
[[Файл:tatreklam.jpg|300px|thumb|2009 ел башында Казан урамнарында урнашкан социаль реклама мисалы]]
Социаль реклама тормышны социаль яктан камилләштерү максатына корылган. Мәсәлән: табигатьне саклау, фәкыйрьлекне бетерүгә омтылыш, кош-корт һәм хайваннарны яклау, наркомания белән көрәш, һаләкәтләрне булдырмауны пропагандалый торган рекламалар. Алар кешеләрне сакчыл, мәрхәмәтле, башка җан ияләренә карата ихтирамлы булырга өндиләр. Социаль реклама – нинди дә булса конкрет товарны түгел, ә бәлки дөньяга булган карашны рекламалау. Ул үзенең нәтиҗәсен ерак киләчәктә генә күрсәтергә мөмкин.
 
Строка 272 ⟶ 273 :
[[Русия]] дә социаль, коммерциягә бәйле һәм сәяси рекламаларны шул бер үк кешеләр ясыйлар. Ләкин реклама ясаучылар сүзенә караганда, социаль рекламалар – профессионализмның иң биек ноктасы. Чөнки социаль рекламалар көчле эмоцияләр тудырырга тиеш (шок, курку, шатлык һ.б.). Кер юу порошогы яисә яңа ресторанны рекламалаый торган текстларга караганда социаль реклама текстларының тәэсир көче бик күпкә өстен булырга тиеш. Реклама эшләүчеләр үзләре дә социаль рекламаны яратып иҗат итәләр, чөнки коммерция белән бәйле рекламалар бер төрлегә әйләнделәр. Ә социаль рекламалар ясаганда иҗади идеяләрне тормышка ашыруда киң мөмкинлекләр ачыла, эшләгән эшең ләззәт һәм канәгатьлек хисе китерә.
 
2001- нче елдан башлап, Түбән Новгород шәһәрендә социаль реклама буенча Халыкара Фестиваль оештырыла. Идел елгасы ярында уза торган әлеге фестиваль бөтен [[Русия]] һәм СНГдан үзенең фикердәшләрен җыя. Димәк, бүгенге көндә социаль реклама барлык реклама төрләре арасында иң перспектив, табыш китерүчеләрдән, «элитар» булып тора дип әйтергә була.
 
==== Сәяси реклама ====