«Иван Запольский» битенең юрамалары арасында аерма

1704 байта добавлено ,  4 ай элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Казан метеорология фәнни мәктәбе)
Нет описания правки
{{Галим}}'''Иван Запольский''' (Иван Ипат (Эрнест Август) улы Запольский, {{ТД}}, {{ТУ}} — {{ҮД}}, {{ҮУ}}) — фәлсәфәче, физик һәм математик, җәмәгать эшлеклесе, профессор (1810). 1799-1804 елларда [[1 нче Казан ирләр һимназиясе]]ндә укыткан. 1805 елдан [[Казан (Идел буе) федераль университеты|Казан университетында]]. 1808 елда ике телдә ([[Рус теле|рус]], [[татар]]) «[[Казанские ведомости]]» атналык гәҗитен нәшер итү проектын әзерләгән (1809 елда рустелле гәҗит чыгару рөхсәт ителгән). Систематик [[Казан метеорология фәнни мәктәбе|метеорологик күзәтүләр]] оештыручы. Шәкертләр арасында [[Николай Лобачевский]], [[Иван Симонов]], [[Дмитрий Перевощиков]].
 
== Тәржемәи хәле ==
Запольский Иван Ипатович 1773 елда туган.
Башта Севской һәм Белгород рухи семинарияләрендә тәрбияләнә, аннары Киев рухи академиясендә һәм Мәскәү университетында укый ([[1796 ел]]).
1799 елда ул [[Беренче Казан ирләр гимназиясе]]нә физика һәм математика укытучысы булып эшли.
1805 елда яңа ачылган Казан университетына гамәли математика һәм физика адъюнкты итеп билгеләнә һәм шул вакытта университетның физика кабинеты мөдире булып эшли; 1807 елның августыннан совет сәркатибе вазифаларын башкара. [[1810 ел]]ның гыйнварында физика кафедрасы буенча экстраординар профессоры итеп раслана, шул ук елның 20 декабрьдә вафат була.
== Фәнни хезмәтләре ==
Дерпт университеты тарафыннан расланган «De summo bono» (кулъязма), 1807 елда язылган һәм үлгәч бастырылган «Рассуждение о самолюбии» («Труды Казанского общества любителей отечественного слова» (Казань, 1815) альманахында бастырылган).
== Чыганаклар ==
* [[:s:РБС/ВТ/Запольский, Иван Ипатович]]
1648

правок